-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
"Театрда импровизация" актерлык лабораториясе ничек узды
Кичә Калеб яңа буын җыены кысаларында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенең нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Тамаша Габдулла Кариев театрының кече залында узды.
Тамашаны карарга ТР Яшьләр министры Дамир Фаттахов та килгән иде.
Кичәне хореограф, биюче, "Алтын битлек" премиясе иясе һәм лабораториянең остазы Нурбәк Батула ачып җибәрде. Ул килгән тамашачыларга, театр җитәкчелегенә һәм яшьләр министрына рәхмәтен белдерде. Һәм сүзе Санкт-Петербургтан килгән театр һәм кино актеры, «Алтын Софит» премиясе лауреаты Андрей Феськовка тапшырды.
Андрей Феськов сәхнәдә булганнар гадәти театрадан аерылып торачагын әйтте. Актерлар сәхнәдә бер-берсе, предметлар һәм тамашачылар белән мөнәсәбәткә керәчәк, һәм мөнәсәбәтләрен хәрәкәт белән күрсәтәчәк. Теләгән кеше шулай ук импровизациягә кушыла ала, - дип аңлатты Феськов.
Яшь актерлар сәхнәгә чыктылар һәм театраль уку йортларындагы дәрес күнекмәләрен эшли башладылар. Күпмедер вакыттан соң һәр актер кырыйда торган микрофон алдына килеп нәрсәдер әйтте. Кемдер шигырь сөйләде, кемдер микрафонга абсурд фикерләр, беренчә уйга килгән сүзләр әйтеп китте, Россия гимнын җырлаучылар да табылды. Бераздан сәхнәдә хаотик хәрәкәтләр башланды. Бөтен кешене иң гаҗәпләндергәне шул булды, бер актер сәгать буе диярлек бер дә туктамыйча чүгәләп торды, ягъни присидание күнегүен ясады.
Сәхнәдә булганнарны аңлап булмый һәм кирәк тә түгел иде. Бу лаборатория актерларга үз-үзләрен танып белү, сәхнәдә, тамашачы алдында курыкмау, оялмау, тулысынча үз-үзеңә ышанырга өйрәнү өчен ясалган иде. Өч айга лабораториядә шөгырльләнгәннән соң, актерлар бу идеяне сәхнәдә чынга ашырырга тырышты.
Актерлар үзләре әйтүенә караганда, бу алар өчен яңа зур тәҗрибә булган. Тамашачыга игътибар итмичә сәхнәдә үз-үзеңне иркен тоту, ул аерым сәнгать дип саныйлар алар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз