-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
"Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә теркәлү бара
Бүген Татмедиа агентлыгында "Театрда импровизация" актерлык лабораториясе проектына багышланган матбугат конференциясе узды.
«Калеб» яңа буын җыены Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә «Театрда импровизация» актерлык лабораториясен башлап җибәрде. Лабораториянең максаты – тренинглар аша үз театраль телеңне эзләү, мөмкинлекләреңне ачу. Эзләнүләр имповизацион театраль тамаша белән тәмамланачак. Беренче очрашу 24 февральгә билгеләнгән.
Лаборатория сайлап алу, мастер-класслар, тренинглар, мөстәкыйль эш, режиссер белән эшләүне үз эченә алган 4 этаптан торачак. Катнашучылар белән Кариев театры хореографы, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореограф, “Немая рыба” заманча хореография компаниясенә нигез салучы Марсель Нуриев, Россиянең театр һәм кино актёры Андрей Феськов шөгыльләнәчәк.
Лабораториядә һәр теләгән кешеләр катнаша ала.
Лабораториядә катнашу өчен 23 февральгә кадәр әлеге сылтама буенча теркәлеп булачак.
24 февральдә «Калеб-ликбез» кысаларында Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдинов һәм Марсель Нуриев импровизация театры юнәлешендә мастер-класслар бирәчәк.
Мастер-класслар "Театрда ипровизация" актерлар лабораториясен ачып җибәрә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз