-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Телефон кулланмаган өчен – 10 процент ташлама
Без кайда гына булсак та, кулга кесә телефонын алырга ияләнгән. Ләкин бу кайбер урыннарда, бигрәк тә кафе-рестораннарда матур күренеш түгел. Күзәткәнегез бардыр, кешеләр ашар алдыннан, иң беренче чиратта, ризыкны фотога төшереп, социаль челтәргә урнаштыру ягын карый. Нәрсә ашавын дөньяга “таныткан”нан соң гына, канәгать йөз белән тукланырга керешә. Без бу гадәтне, билгеле, начар дип уйламыйбыз. Ә менә Австралиядәге ресторанда телефон кулланмаучылар өчен 10 процент ташлама бирәләр икән. Әйбәт бит? Димәк, кеше бирегә чын-чынлап ашарга керә.
Бу яңалык Вконтакте челтәрендә таралгач, күпләр әлеге алымны Казанда кулланырга кирәклеген дә яздылар. “Казанда 50 процент ташламага бонус та өстәп бирсеннәр иде. Һичьюгы бәйрәм вакытларында шулай эшләсәләр, кешегә күңелле була бит?!” - дигән Диләрә исемле кыз. Ә кайберәүләр әлеге "шәп" бүләкнең Казан рестораннарында биреләселәренә ышанмый. "Син телефонсыз утыра аласыңа ышанысыңмы соң?"- дип сораучылар да бар.
Чыннан да, киләчәктә бу алым бездә дә кертелсә, телефонга карамыйча ашаучылар саны күпме булыр иде икән?
Фоточыганак: "ВКазани поймут" Вконтакте төркеме һәм pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз