Логотип Идель
Яңалыклар

Телефоны суга төшеп киткәннән 12 яшьлек кызның гомере өзелә

Норильск шәһәрендә 12 яшьлек кыз ванна бүлмәсендә һәлак булган. Ул телефонын электр челтәренә тоташтырган һәм ваннадагы суга төшереп җибәргән. Бу турыда Норильск басмасы хәбәр итте. 

Норильск шәһәрендә 12 яшьлек кыз ванна бүлмәсендә һәлак булган. Ул телефонын электр челтәренә тоташтырган һәм ваннадагы суга төшереп җибәргән. Бу турыда Норильск басмасы хәбәр итте. 

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 27 мартта 12 яшьлек кыз өйдә үзе генә була. Әнисе кызын калдырып, үзе эшкә китә. Кич белән әни кеше кызына шалтыратып, хәл белешә. Бу вакытта бар да яхшы була.

Иртән эштән кайткач, әни кешене фаҗига каршы ала. Аның яшүсмер кызының мәете ваннада су эчендә була. Бала мәете янында телефон ята. Зарядка җайланмасы исә электр челтәренә розеткага тоташтырылган килеш калган. 

Хәзерге вакытта судмедэскепртиза билгеләнгән. "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

 

Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев