-
Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк «Акчарлаклар» повесте, «Матур туганда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы кебек чәчмә һәм драма әсәрләре белән тарихка кереп калган язучының иҗаты шигърият һәм публицистика белән башланганы күпләргә мәгълүм түгел.
-
Тукай премиясе быелдан ике тапкыр арта – 1 000 000 сум булачак Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте.
-
ТР Милли китапханәсендә фәнни лекцияләрдә космос серләре турында фикер алышачаклар «Галәмнең караңгы матдәсе» лекциясе узачак. Анда билгесез караңгы матдәнең Галактикага һәм йолдызларга йогынтысы турында фикер алышачаклар.
-
Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан котлавы Фән – бәйсез иҗади кешеләр эше.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Телләр өйрәнергә... җәй көне дә соң түгел!
Җәй ул - пляжда кызыныр, кайнатма кайнатыр өчен генәме? Юк! - диләр акыллы һәм булдыклы кешеләр. Андыйлар үзләре өчен дөнья ача, файдалы белемнәр ала. Мәсәлән, яңа телләр өйрәнергә керешә. Татар башкаласында да сирәк түгел мондый үзенчәлекле, кызыксынучан затлар. Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе инглиз, гарәп, грузин, корея һәм төрек телләрен чит тел буларак өйрәнү буенча курсларга укучылар туплый. Хәзерге вакытта инглиз, гарәп, грузин, корея, төрек телләре төркемнәре туплана. Билгеле, чит телләр өйрәнү бушлай була алмый: өлкән кешеләр өчен бер айлык түләү 900-1000 сум чамасы. Дәресләрнең кайчан үтәчәге төркемнәр җыелып беткәннән соң билгеле булачак, ди оештыручылар.
Шулай ук студентлар һәм 7 яше тулган балалар Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең түбәндәге бүлекләренә: әфган, әрмән, әзәрбайҗан, бурят, вьетнам, керәшен, мари, мордва, чуаш, украин, төрек һ.б. – барлыгы 21 тел буенча – туплана. (Тагын кайсы телләр икәнен һәм башка мәгълүматны 8-908-349-98-82 телефоны буенча шылтыратып, Ләйсән Рәфит кызыннан белешергә була). Якшәмбе мәктәбе курсларына татар телен өйрәнергә дә язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз