Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ТЕЛЛӘРНЕ САКЛАУ ҺӘМ ҮСТЕРҮГӘ - 200 МЕҢ СУМ

    Татарстанның иҗтимагый оешмалары телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән грант алырга мөмкин. Аның күләме 200 мең сум тәшкил итә. Премьер-министр Алексей Песошин тиешле карарны имзалаган.

    “Грантны бирүнең төп максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру”, – дип билгеләп үтелгән хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан документта.

    Реклама

    Грант “2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә куелган.

    Грант алучылар еллык бәйге йомгаклары буенча билгеләнәчәк, шул ук вакытта лидер оешмаларның һәркайсына 200әр мең сум акча биреләчәк.

    Грант ияләре проектларының социаль әһәмиятеннән, кадрлар белән тәэмин ителешеннән, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвеннән чыгып һ.б. буенча сайлап алыначак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы