Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Телне йотарлык сырлы бәлеш рецепты

    Камыр өчен:
    100 гр ак май, яки маргарин
    5-6 аш кашыгы кибет каймагы,
    якынча 1,5 стакан он
    сода яки көпшәкләндергеч (разрыхлитель)

    Эчлеккә:
    2-3 суган,
    2 данә эретелгән сыр,
    3 йомырка,
    яшел тәмләткеч үләннәр, тоз, борыч,
    2 аш кашыгы майонез (булмаса да ярый).

    Әзерләү:
    Ак май, каймак, он һәм көпшәкләндергечне болгатып, камыр басабыз.
     
    Эчлек әзерлибез: Суганны уртача ваклыкта турап, кыздырабыз. Җиңелчә томалап пешерәбез, кыргычтан үткәрелгән сырны кушабыз, йомырка сытабыз, тәмләткечләр (мин укроп салам), тоз, борыч салабыз. Эчлекне яхшылап болгатабыз. Ул артык сыек булса эремчек яки манный ярмасы өстәргә була.

    Бәлешне җыеп 20-40 минутка духовкага тыгабыз. Сырлы суган бәлеше суынган килеш тә бик тәмле була. 

     

    Фото: druziatesta.ru/

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ