-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Тернәкләндерү үзәкләре гражданнарга дистанцион рәвештә хезмәт күрсәтүне дәвам итәләр
Үзизоляция вакытында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы тернәкләндерү үзәкләре социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа форматына күчте. Аның үзенчәлеге дистанцион технологияләр куллануда, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайты.
Дистанцион социаль хезмәтләр күрсәтүнең видеодәресләр, киңәшләр, онлайн-консультацияләр, укыту дәресләре кебек формалары аеруча популяр. Татарстанлылар белән аралашу өчен белгечләр «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләреннән, «Zoom» программасыннан, «WhatsApp» мессенджерыннан, шулай ук «YouTube» видеохостингыннан файдаланалар. Хәзерге вакытта онлайн-мәйданчыкларны 8 мең абунәче колачлый.
Бүгенге көндә 1,5 мең видеопост урнаштырылган инде, аларны 53 меңнән артык тапкыр караганнар.
Гражданнарның күпчелеге өчен дистанцион аралашу формасы хәзер үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук ял вакытын үткәрү өчен иң уңайлы һәм куркынычсыз ысул булып тора. Шул ук вакытта баланы үстерү һәм укыту өчен гаилә әгъзаларының тәрбия потенциалын һәм үз ресурсларын активлаштыру мәсьәләләре хәл ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз