Логотип Идель
Яңалыклар

Тешең кәкре булса, нишләргә?

Иң беренче чиратта, прикусның (тешләрнең тигезсезлеге) дөрес булмавы кешенең тышкы кыяфәтен боза. Күп кенә кеше өчен балачактан ук килгән теш рәте бозылу җитди комплекслар тудырырга, тулы канлы тормыш алып барырга комачауларга мөмкин.

Иң беренче чиратта, прикусның (тешләрнең тигезсезлеге) дөрес булмавы кешенең тышкы кыяфәтен боза. Күп кенә кеше өчен балачактан ук килгән теш рәте бозылу җитди комплекслар тудырырга, тулы канлы тормыш алып барырга комачауларга мөмкин. Алай гына да түгел, бу саулык өчен зыянлы. Прикусның сәламәтлеге белән медицинаның ортодонтия бүлеге шөгыльләнә.

 

Статистика буенча, тешләр тигезсезлеге проблемасы 90% кешедә бар. Аларның якынча 40% на ортодонтка бару мәҗбүри. Тешләрнең дөрес урнашмавы аерым бер чәйнәү мускулларына авырлык тудыра. Бу авырлык чигә-казна буыннарында проблемалар тудыруга сәбәпче булырга мөмкин. Дөрес булмаган прикусны төзәтү шулай ук төрле стоматологик авыруларны кисәтергә мөмкин. Кәкре тешләр булганда кариес барлыкка килү куркынычы берничә тапкырга арта, сулау процессы катлаулана, сөйләмнең сыйфаты түбәнәя. Тешләрнең тигез булмавы  баш авыртулары тудырырга, ашказаны-эчәклек трактында проблемалар тууга сәбәпче дә була ала.

Элек тигезсез тешләрне алдырып, алар урынына имплантантлар куйдыру тенденциясе булса да, аларга алмашка салына торган теш тигезләү системалары килә. Алар исә бик күп уңайсызлыклар тудырып, сөйләмне һәм тышкы кыяфәтне бозган. Бүгенгесе көндә бу искергән алымнарга мөрәҗәгать итүнең кирәге юк, чөнки хәзерге заман ортодонтиясе пациент тормышын күпкә җиңеләйтерлек теш тигезләү системаларын камилләштерә алган.

Бүген тешләрне брекет-системалар белән дәвалыйлар. Брекет-системалар тешкә ябыштырылучы җайланмадан гыйбарәт. Алар миллиметрлар төгәллегендә пациентның тешләре урнашуын төзәтергә сәләтле.

Брекетлар эшләнгән материалы һәм формасы, размеры һәм төсе буенча аерылалар. Сайлау төрле факторлардан тора. Кеше күзенә бөтенләй күренмәгән брекет-системалар да бар. Бу бик мөһим фактор, чөнки балалар да, олылар да, һәм аеруча яшь хатын-кызлар тешләрендә андый скобкалар булудан, тышкы кыяфәтләрен бозудан курка.

Үзем дә брекет-система киеп йөргәнгә, миңа алар турында күп сорау ишетергә туры килә: үзенчәлекләре һәм бәясе. Хәзерге заманда һәркемнең матурлыкка омтылуы моны аклый да. Ләкин моның өчен психологик әзерлек кирәк, чөнки баштан барыбер комплекслар туачак. Тешләрнең тигезсез булуын түбәндәге системалар ярдәмендә дәваларга мөмкин:

Иң гади системалар: трейнерлар һәм ретейнерлар. Болар пластмасс, салып куеп була торган  системадан гыйбарәт, күбрәк балалар ортодонтиясендә кулланыла. Кече яшьтән прикусны (тешләр урнашуны) төзәтү өчен. Бәясе – 5000 – 15 000 сум. 1-2 ел киясе.

Металлдан эшләнгән брекетлар – иң популярлары. Аларны салып куеп булмый, ул тешкә ябыштырыла торган система. Металл дугадан һәм аңа беркетелгән металл яисә пластмасс төймәләрдән тора. Иң авырттыра һәм тешнең эмален барысыннан да катырак боза торган брекетлар.  Теләсә кайсы яшь өчен каралган, бәясе 15 – 35 000 сум. Мондый брекетлар белән 1-3 ел йөрергә кирәк булачак.

Керамик брекет-системалар. Эстетик яктан иң матур брекертларның бер төре. Тешкә беркетелә, салынмый. Металл дугадан һәм аксыл төймәләрдән тора. Авырттырмыйлар диярлек, теш эмаленә җитди куркынычы юк, ләкин мондый брекертлар белән аз гына озаграк йөрергә кирәк була. Бәясе 28 – 60 000 сум. Кию вакыты 1,5 – 3 ел.

Сапфир брекет-системалар. Эстетик яктан иң матурлары санала, кайберәүләр матурлык өчен генә бу брекет-системаны куйдыруга баралар. Шулай ук салынмый торган, металл дугадан һәм үтә күренмәле төймәләрдән тора. Теш эмален бозмый, авырттырмый. Бәясе – 29 – 80 000 сум.  2 – 4 ел киясе.

Лингваль брекет-система – тешнең эчке ягына, аңкау ягына ябыштырыла. Тышкы яктан бөтенләй күренми. Металлдан эшләнгән төре генә бар. Эчке яктан беркетелгәнгә, аңкау һәм телне бик боза. Теш эмаленә зыян китерә. Бәясе – 70 -130 000 сум. Кию вакыты – 1,5 – 3 ел.

Элайнерлар – иң эстетик теш тигезләү системаларының берсе. Үтәкүренмәле тоташ планстинадан гыйбарәт, салына торган. Ягъни тешкә ябыштырылмый. Брекетларның аналогы санала. Эмальгә зыяны юк, авырттыйрмый диярлек. Балаларга 12-13 яшьтән генә кияргә ярый. Бәясе – 250 – 380 000 сум. Кию вакыты – берничә ай – 1,5 ел.

Кайсысын сайларга соң? Бу сорауга индивидуаль үзенчәлекләрдән чыгып, бары махсус белгеч кенә җавап бирә ала. Уңайлылык һәм тышкы үзенчәлекләрдән, бәясеннән чыгып кына сайларга ярамый. Һәр ортодонтик система аерып төр проблемаларны хәл итә. Кайвакыт дәвалауның берничә төре кирәк булырга мөмкин.

Иң мөһиме – дәвалану. Һәм проблемаларның артуы түгел, ә кимүе мөһим.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев