Логотип Идель
Яңалыклар

«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең июль ае җиңүчеләре билгеле

«ТӘЭСИР» татар видероликлары бәйгесенең июльдәгесе тәмам.

«ТӘЭСИР» татар видероликлары бәйгесенең июльдәгесе тәмам. Бәйгенең шартлары буенча, бүген, 5 август көнне, җиңүчеләр игълан ителде.

Июльдә конкурска 49 автордан 84 видеоролик килгән. Алар жюри тарафыннан каралган һәм бәйгегә нәтиҗә чыгарылган.

Шулай итеп: 1 урын (50 мең сум): Әмир Галиәскәров “Cybertat 2077”

2 урын (30 мең сум): Руслан Шәмсетдинов (“Адымнар” балалар киностудиясе) “Кеше барыбер кошлар нәселеннән?”

3 урын (20 мең сум): Булат Газизуллин (“Сәләт”) “Биләргә кайту”

Җиңүчеләрне котлыйбыз! «ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. «ТӘЭСИР» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бер айда бер автордан иң күбе өч видео кабул ителә. Роликларның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Бер үк кеше бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа ролик белән катнаша ала. Бәйге 2021 елның декабренә кадәр барачак. Акчалата бүләкләр дә ай саен уйнатыла. Сез дә катнашыгыз! «ТӘЭСИР» бәйгесенең бөтен шартлары Bayge.tatar сайтында.

Чыганак: Матбугат. ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев