Логотип Идель
Яңалыклар

«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең ноябрь җиңүчеләре билгеләнде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган бәйгенең ноябрь нәтиҗәләре билгеле

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган  бәйгенең ноябрь нәтиҗәләре билгеле. Исегезгә төшерәбез, бәйге ай саен оештырыла. Бу юлы җиңүчеләр билгеле:

1 урын (50 мең сум): Эльвира Шәфыйкова “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”

2 урын (30 мең сум): Суфия Вәлиева “Алтын балык”

3 урын (20 мең сум): Ришат Мөхәммәтшин “Фермер тормышыннан бер көн”

Өченче урынны яулаган кеше – Түбән Кама районы Түбән Уратма авылыннан Ришат Мөхәммәтшин безгә болай дип язып җибәргән:

“Хөрмәтле оештыручылар һәм жюри әгъзалары! Җәй буе сезнең конкурсның нәтиҗәләрен карап, кызыгып йөрдек. Шәхси хуҗалык турында берәр видео булмас микән дип көттек. Ниһаять, махсус сезнең бәйге өчен видео төшерергә кулыбыз җитте. Татар фермерлары турында да видео булсын әле. СөбханАлла дип карагыз”. СөбханАлла дип караганнар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Ә «ТӘЭСИР» бәйгесе дәвам итә. Видеоларыгызны 20 декабрьгә кадәр bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында.

Чыганак: Матбугат.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев