Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    «ТӘЭСИР»нең декабрь җиңүчеләре билгеле. Бәйге тәмам. Бәйге дәвам итә!

    Ай саен уздырылган «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесенең декабрь җиңүчеләрен 5 гыйнварны көтми игълан иттеләр. Менә алар - декабрь ае җиңүчеләре:

    1 урын (50 000 сум): Дилә Габдуллина "Киләчәк китапханәсе"

    2 урын (30 000 сум): Айназ Сөнгатуллина "Яшьлек, Гомрең кыска синең..."

    Реклама

    3 урын (20 000 сум): Айдар Нуриев "Бабайга хат" Дилә, Айназ һәм Айдарны чын күңелдән котлыйбыз!

    "Тәэсир" бәйгесе җиңүчеләрен ай саен билгеләделәр. Декабрь соңгы ай булырга тиеш иде. Һәм бу айны бәйгегә эшләр аеруча күп килгән. "Эх, өлгермәдем", "эх, соң ишеттем" дип язучылар да булды. Шушыларны истә тотып, бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең ай саен күп булуын күреп, оештыручылар конкурсны ким дигәндә тагын 3 айга озынайтырга карар кылды. Шулай итеп, 2022 елның гыйнвар, февраль һәм март айларында да "Тәэсир" дәвам итәчәк.

    Видеороликлар һәр айның 20сенә кадәр кабул ителә. Инде бүгеннән үк сылтамаларны bayge.tatar@mail.ru адресына юллый аласыз. "Тәэсир" татар видеороликлары бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында. 12+

    Чыганак: Матбугат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!