-
Татарстанның иң яхшы югары уку йортлары билгеле Казан Федераль (Идел буе) университеты, абитуриентлар һәм ата-аналар исәпләвенчә, Татарстанның иң яхшы югары уку йорты.
-
Татарстанда эссе һава торышы сакланачак 6-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз.
-
Бауман урамында «Зәлидә» уены узачак 9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак.
-
Казанда тәүге тапкыр Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак Беренче тапкыр ул 2017 елда Сочи шәһәрендә узган иде.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Тәфсир елы уңаеннан «Коръән нуры» күргәзмәсе
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы 2019 елны Тәфсир елы дип игълан иткән иде. Әлеге уңайдан 2019 елның 9 апрелендә көндезге сәгать 2дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Коръән нуры» күргәзмәсе ачыла.
Коръәни Кәрим – кешелек тарихында бөек үзгәрешләр ясаган һәм кешеләрнең яшәү рәвешен үзгәрткән олуг китап. Коръән кебек тәэсирле, төгәл һәм шул ук вакытта чиксез серле китап дөньяда юк. Инде менә 14 гасыр дәвамында Коръәни Кәрим төрле яктан өйрәнелә. Әмма Коръәннең иге-чиге юк, югарыда әйтелгәнчә, ул – могҗизалы бөек бер китап. Гали хәлифә: «... Коръән – тирәнлеген кеше акылы белән аңлап бетергесез бер диңгездер», – дигән.
Коръәни Кәримнең татар дөньясы, Казан һәм республикабыз белән белән берничә гасырлык ныклы бәйләнешләре бар. Горурланырлык хәл – татарлар иң беренче итеп Коръәнне бастырып чыгарган. Аннары ХХ гасыр башында Согуд Гарәбстанында да Коръәннең басма вариантлары чыга. Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев, моны ассызыклап: “1803 елда Коръәннең иң беренче мөселман басмасы нәкъ менә Казан типографиясендә чыккан. Аны мөселман дөньясында «Казан басмасы» дип атыйлар һәм классик Коръән дип саныйлар. Ул заманнарда мөселман илләрендә нәшер ителгән Коръәннәр шушы Казан нөсхәсе нигезендә басылганнар”, дигән иде.
2016 елда Коръәннең “Казан басмасы” яңа редакциядә чыкты. Монда халыкара стандартларга нигезләнелде һәм татарларның мәшһүр дин белгечләре Муса Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗәни күрсәткән төзәтмәләр истә тотылды. Шулай ук татарлар дөньяга ышанычлы тәфсир авторларын да бирде. Татар дин галимнәре, Коръән тәфсире авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морат Рәмзинең юбилейлары уңаеннан, шулай ук Нәзарәт тарафыннан рус, татар телләрендә Коръән тәфсирләре чыгарылуны истә тотып, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте.
Милли китапханә фондларында сакланучы кулъязма һәм басма Коръән нөсхәләреннән, Коръән тәфсирләреннән һәм тәрҗемәләреннән, Коръәнгә багышланган хезмәтләрдән торган күргәзмә дә шул уңайдан һәм 5 майдан башланачак Рамазан аен каршылап уздырыла. Күргәзмә 9 апрельдән 14 апрельгә кадәр эшләячәк.
Күргәзмәнең исеме юкка гына «Коръән нуры» дип аталмады. Моның сәбәбе шунда ки, Коръән – китап кына түгел, ул үзе үк нур, Аллаһы тарафыннан иңдерелгән, яктылык таратып торучы мәңгелек нур.
Милли китапханә матбугат үзәге хәбәр итүенчә, күргәзмәне ачу тантанасында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, мәдрәсә шәкертләре, мәдәният, сәнгать һәм дин әһелләре, журналистлар катнашыр дип көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз