Логотип Идель
Яңалыклар

Якут һәм татар әдәбиятлары тикшерелә

ТР Фәннәр академиясендә «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли онлайн түгәрәк өстәл үткәреләчәк. Әлеге фәнни һәм иҗади мәҗлес ТРда Саха (Якутия) Республикасы көннәре үткәрелү уңаеннан җыела.

ТР Фәннәр академиясендә «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли онлайн түгәрәк өстәл үткәреләчәк.  Әлеге фәнни һәм иҗади мәҗлес Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре үткәрелү уңаеннан җыела.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, түгәрәк өстәлнең төп юнәлешләре түбәндәгечә: әдәби багланышларны, милли әдәбиятларның үзтәңгәллеген һәм әдәбиятара процессны өйрәнү; хәзерге методологик плюрализм шартларында милли әдәбиятларны тикшерүнең перспектив концепцияләрен эшләү; терминологик аппаратны яңарту, нигез төшенчәләрнең яңа мәгънәләрен билгеләү һәм хәзерге милли әдәбиятларга хас үзенчәлекләрне чагылдырырлык яңа терминнар булдыру һ.б.
Милли әдәбиятларга бәйле тикшеренүләрнең әһәмиятен күздә тотып, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өченче ел инде «Милли әдәбиятлар: тикшеренү юнәлешләре һәм аларның гамәли чагылышы» дигән проект гамәлгә ашырыла. Аның максаты – Россиядә һәм якын чит илләрдәге тикшеренүчеләрне үзара берләштерергә ярдәм иткән фикердәшләр мохите булдыру. 2019 елда әлеге мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл оештырылып, нәтиҗәләре аерым җыентыкта дөнья күрде. Бу китап милли әдәбиятларга караган мәсьәләләр буенча фәнни җыентыклар сериясенә башлангыч бирде. Быелгы түгәрәк өстәлнең үзәгенә куелган мәсьәлә – «милли әдәбият» концепциясен, милли әдәбиятларның үзара бәйләнешен традицияләр һәм яңалыкларга нисбәтле өйрәнү – фикер төрлелеге һәм үзара якынаю шартларында милли әдәбиятларны тикшерүнең перспектив концепцияләрен эшләү мөмкинлеге бирә.
Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен илледән артык фәнни доклад кабул ителгән. Аның эшендә Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чуашстан, Кабарда-Балкар республикаларыннан, Алтай өлкәсеннән галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, Якутия (Саха) һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре, вакытлы матбугат вәкилләре катнашу көтелә. 
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Югары советы депутаты Ркаил  Зәйдулла, Якутиянең Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Наталья  Харлампьева, Якутиянең халык язучысы Николай Лугинов, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Венера Әминева,  Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире Алексей Арзамазов , Ш.Есенов исемендәге Каспий технологияләр һәм инжиниринг университеты профессоры Нагбду Камарова , Ф.Якубов исемендәге Кырым инженер-педагогика университеты каршындагы кырымтатар филологиясе, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте ФТИ директоры Исмаил Керимов , Мари дәүләт университеты профессоры Раисия Кудрявцева, И.Н.Ульянов исем. Чуаш дәүләт университеты профессоры Виталий Родионов , Уфа федераль тикшеренү үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нәркәс Хөббитдинова , С.С.Суразаков исем. Алтаистика фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Маргарита Дедина һәм башкалар катнаша.

Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев