Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Әти капиталы һәм һәр балага 2,5 мең сум пособие

    Иҗтимагый палатаның демография, гаиләләрне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко күп балалы гаиләләргә ярдәм чарасының бер төре буларак федераль дәрәҗәдә ата капиталы кертү тәкъдиме белән вице-премьер Татьяна Голиковага хат юллаган.

    Реклама

    «Россия президентының Россия Хөкүмәтенә еллык юлламасы нәтиҗәләре буенча, 2021 елның 1 июленә кадәр Россиядәге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде. Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру максатыннан, „Күп балалы ил“ дигән яңа федераль проект әзерләргә һәм аны „Демография“ илкүләм проектына кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге инициатива Россия Иҗтимагый палатасының „Демография 2024“ махсус докладында тәкъдим ителде», — диелә хатта. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

    Моннан тыш, палата әгъзалары өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелә торган ана капиталын куллану юнәлешләрен киңәйтергә, шулай ук күп балалы гаиләләрдә кече бала балигъ булганчы, һәр балага ай саен 2,5 мең сум пособие түләүне кертергә тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)