Логотип Идель
Яңалыклар

Тичуринга Бикчәнтәев, Зәйниев, Имамутдинов чакырулы (Театрда кем эшләр?)

Театрда өченче премьераны Туфан Имаметдинов чыгарачак. Ул Илгиз Зәйниевның "Полиционер" сатирик комедиясен чыгара.

Узган атнада Тинчурин Театры режиссерының эштән китүе билгеле булды.

Беркайчан да үземнең эштән китүем турында инеттан белермен дип уйламаган идем. Бу эштән китү турында рәсми боерык күргәннән бер сәгатькә иртәрәк! Журналистика рулит! Эштән китү сәбәпләрен аңлатучы булмады! Минем белән хезмәт куйганнарга рәхмәт!" - дип язган иде режиссер үз социаль челтәрендә. Соңрак Рәшит Заһидуллин рәсми рәвештә эштән китүен хәбәр итте. Аның белән бергә 30 ел буе театрда хезмәт иткән тормыш иптәше Җәмилә Әсфәндиярова дә эштән китте.

Тетарга яңа режиссер табу турныдагы сорауга Мәдәният министры җавап бирде:

“Учреждение уставы буенча директор белән дә, баш режиссер белән дә контракт каралмаган. Без закон буенча директор белән контракт төзибез. Безнең әлегә баш режиссер вазифасына кандидатурабыз юк”, - диде Ирада Әюпова. 

Хәзер исә Тинчурина театрында яңа сезонда яңа спектакльләр куелачагы билгеле булды. Театр коллективы белән Фәрит Бикчәнтәевны эшлиячәк. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.

Шулай ук Тинчуринда Фәрит Бикчәнтәевтан кала, Илгиз Зәйниев һәм Туфан Имаметдинов та спектакль куячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгенә сылтама белән "Татар-информ" яза.

Тинчурин театрның яңа сезонында алты спектакль чыгару планлашырыла. 23 октябрьдә яңа театр сезонының беренче премьерасы булачак. Бу - Илшат Мөхетдиновның "Хыялый" комедиясе. Пьеса авторы - башкорт драматургы Салават Әбүзар. Илшат Мөхетдинов Татарстан театрларына Әлмәт театры аша килеп кергән драматург.

Ноябрь аенда Илгиз Зәйниев Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча "Өч аршын җир" спектаклен чыгарачак. Илгиз Зәйниев үз командасына рәссам Сергей Скомороховны, композитор Эльмир Низамовны һәм ут белән бизәү өчен Илшат Саяховны алган.

Театрда өченче премьераны Туфан Имаметдинов чыгарачак. Ул Илгиз Зәйниевның "Полиционер" сатирик комедиясен чыгара.

Яңа елдан соң театр коллективы Фәрит Бикчәнтәевны көтә. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Фото: Википедия

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев