Логотип Идель
Яңалыклар

ТИФЛОПРЕМЬЕРА: "САНАУЛЫ КИЧЛӘР", "СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР", "КӘҖҮЛ ЧИТЕК"...

Бу нәрсә белән бәйле соң? Гомумән, тифлокомментарий сүзенең төшенчәсен беләбезме без?

Республикага берничә ел элек кенә кереп китсә дә, тифлокомментарийлы спектакльләрне караучылар артканнан арта бара. Бу нәрсә белән бәйле соң? Гомумән, тифлокомментарий сүзенең төшенчәсен беләбезме без?

Бу хакта Сукырлар һәм күрмәүчеләр өчен республика китапханәсенең бүлек мөдире, тифлокомментатор Гөлүсә Закирова сөйләде.

Тифлокомментарий - күрмәүчеләргә сәнгать әсәрен визуаль "күрергә" ярдәм итү алымы.

Быелгы вәзгыятькә карамастан, андый спектакльләрне әзерләү эше дәвам иткән. Моңа кадәр күрсәтелгәннәренә яңа спектакльләр дә өстәлгән. Алар арасында - "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте", "Килмешәк", "Исәнмесез?", "Шәйбу, Шайбу" спектакльләре булса, яңа репертуардан исә "Кәҗүл читек" - Кариев театры, Сүнгән йолдызлар, "Санаулы кичләр" - Камал театры, "Әлфия" - "Әкият" курчак театры) бар.

фотолар: театрларның рәсми сайтыннан алынды

Әлеге спектакльләр тамашачылар һәм театр хезмәткәрләре фикерләре нигезендә сайлана. Шулай ук театрларга грант бирү дә каралган. Әлеге спектакльләр Алишер Усмановның «Үзгә караш» («Особый взгляд») фонды ярдәмендә чынга ашырыла, диде Гөлүсә Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев