TikTok заманы: Facebook та инде артта калган
2019 ел белән чагыштырганда кыска видеолар сервисы 4 нче урыннан 1 нче урынга күчте, ә элеккеге лидер - Facebook Messenger, - пьедесталдан бишенче урынга төште.
2020 елда TikTok Facebook ны узып, дөньядагы иң күп йөкләнгән кушымта булды. Бу хакта Nikkei хәбәр итә. 2019 ел белән чагыштырганда кыска видеолар сервисы 4 нче урыннан 1 нче урынга күчте, ә элеккеге лидер - Facebook Messenger, - пьедесталдан бишенче урынга төште.
Шул ук вакытта Facebook социаль челтәре үз позициясен саклап калды һәм элеккечә рейтингта икенче урында тора. Дөньяда иң күп йөкләнгән кушымталар унлыгына шулай ук WhatsApp, "Инстаграм", Snapchat, Telegram, Likee, Pinterest һәм "Твиттер" кергән.
Уңыш TikTok ка коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә килде, ә кулланучылар WhatsApp яңа сәясәте турында билгеле булганнан соң (хәзер мессенджер Facebook белән мәгълүматларны бүлешә), Telegram га күбрәк ышана башлады.
Nikkei шулай ук АКШ, Кытай һәм Япония кушымталары базарларын аерым анализлаган. Америка исемлегендә шулай ук TikTok алда бара, Кытай аның аналогын - Douyin куллана, ә японнар ешрак Line мессенджерын йөкләгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев