-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала
Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
«Дәрес «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип аталган экскурсия кысаларында узды. Театрга кунакка Казанның 10 гимназия укучылары һәм укытучылары килде. Алар музейда театрның бай тарихы белән танышты, артистларның грим бүлмәләрендә булдылар. Алар өчен театрның цехларында мастер-класслар уздырылды», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Музейдагы очрашуда театрның өлкән буын артистлары Әлфия Хәсәнова, Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина катнашкан.
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина искә алганча, 1986 елда язучы Рабит Батулланы баш режиссер итеп куйгач, театрга Тинчурин исемен бирү эше башланып киткән. «Һәрвакыт Тинчурин исемен күтәрү, мирасын саклау, әсәрләрен кую өчен янып йөрде. Дөресен әйткәндә, Рабит Батулла театрга Тинчурин исемен алып бирде», дип сөйләгән Гүзәл Гарәпшина.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов театрга Тинчурин исеме Илдар Юзеевның «Мәкәрҗәгә барган идек» спектаклен әзерләгәндә бирелүен ачык хәтерли. «Репетиция ясаганда театрга Тинчурин исеме бирелүен хәбәр иттеләр. Сез ул чакта безнең ничек шатланганны белсәгез?» - дип чыгыш ясаган ул.
Очрашуда Рабит Батулла театрда Тинчурин әсәрләрен куярга, аның мирасын сакларга чакырган. Укучылар белән шундый дәресләр оештырганы өчен театр музее директоры Розалия Чабатовага рәхмәтен белдергән.
Дәрестә кунак буларак Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов та катнашкан. Ул театрның эшчәнлеге белән таныштырган, алдагы сезондагы кайбер белән планнары белән уртаклашкан.
Театрда мондый экскурсияләр «Пушкин картасы» буенча үткәрелә.
Театрга 1988 елның 19 маенда Тинчурин исеме бирелгән. Әлеге исемне алу артыннан Рабит Батулла тырышып йөргән.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз