Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль чыкты

    Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль чыкты. Бу әлеге театрда Туфан Имаметдиновның икенче эше.

    «Галәм. Әгъләм» — бер пәрдәлек шигъри-музыкаль спектакль. Режиссер, әдәби мөхәррир һәм музыкаль бизәлеш — Туфан Имаметдинов. Хореограф — Марсель Нуриев. Рәссам — Лилия Имаметдинова.

    Спектакльне карарга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Залда Мөдәррис Әгъләм белән бер чорда иҗат иткән өлкән яшьтәге әдипләр — халык язучылары Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Марсель Галиевлар, шулай ук, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗевлар бар иде.

    «Безне бирегә Мөдәрриснең зур иҗаты китерде», — диде өлкән буын әдипләр, әмма спектакльдән соң алар фикерләрен әйтергә ашыкмадылар.

    Реклама

    Ирада Әюпова спектакльне бик ошатуын әйтте. «Спектакльдә күзләргә яшьләр килерлек урыннар бар иде. Ул безнең өчен Мөдәррис Әгъләм иҗатын яңадан ачты», — диде министр.

    «Мин Мөдәррис Әгъләм турында бик күпләр белән сөйләштем. Әйе, бәлки, алар үзләре белгән Мөдәррисне күрмәгәндер. Мөдәррис Әгъләмнең иҗаты матур һәм мин матур кешеләр белән матур иҗат турында спектакль куйдым», — диде Туфан Имаметдинов.

    «Галәм. Әгъләм» — Тинчурин театрының быелгы соңгы премьерасы. Театраль сезон ябылды.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!