Логотип Идель
Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА НИНДИ ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЕЛАЧАК?

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Ут күбәләге» әсәре киләсе елның 23 февралендә сәхнәләштереләчәген әйтте.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Ут күбәләге» әсәре киләсе елның 23 февралендә сәхнәләштереләчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Нәбирә Гыйматдинованың „Ут күбәләге“ әсәренә нигезләнеп, „Ут күбәләге кебек“ дип аталган инсценировканы Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина эшләгән иде. Ул аны исән вакытында үзе куярга теләде. Хәзер спектакльне Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов куячак. Бу әсәр якынча биш ел элек язылган. Спектакль урманчы хатын турында, әсәрдә сугыш вакытында авылда яшәгән кеше язмышлары күрсәтелә», — диде ул.

Моннан тыш, театрда башка премьералар да булачак. «Рүзәл Мөхәммәтшинның „Асыл кош“ әсәрен Диана Сәфәрова сәхнәләштерә. 17 мартта чыгарырбыз дип уйлыйм. Ул бөтен татар әкиятләреннән җыйналган әсәр. Зөлфия Рәүфова көй язды, Ильяс Камал эшкәртте», — диде Фәнис Мөсәгыйтов.

«Алым» — татар телендә сирәк очрый торган моноспектакль жанрында иҗат ителгән. Авторы — Ләйлә Сәлахетдинова, баш рольдә — Рөстәм Гайзуллин. Режиссеры — Марсель Мәхмүтов, музыкасын Зөлфәт Вәлиуллин язды. Спектакль прокурорлар турында. Аны апрельнең беренче көннәрендә куярга ниятлибез», — диде театр директоры.


Рамил Гали фотосы

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев