Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Тинчурин театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале финалы узачак

    5 декабрь 11:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак.

    Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.

    Быел барлыгы 246 гариза кабул ителгән.

    Реклама

    Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнаша. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче экспертлар бәяли.

    Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бу эштә шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары редакцияләре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте актив катнаша. Фестиваль 2016 елдан «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

    Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!