-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Тирән кайгы: Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров вафат
Бүген 70 яшендә Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Кафил Әмиров вафат булды. Хушлашу урынын һәм вакытын соңрак игълан итәчәкләр.
Белешмә:Кафил Әмиров 1949 елда ТАССРның Югары Ослан районы Нариман авылында туган. 1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлый. 1972-1973 елларда Сарман районы прокуратурасы тикшерүчесе була. 1980-1989 елларда Казанның Вахитов районы прокуроры вазыйфасын башкара. 1992-1997 елларда Татарстан прокуроры урынбасары, Прокуратура Тикшерү идарәсе башлыгы була. 2000 елдан унөч ел дәвамында ТР Прокуратурасын җитәкли. 2013 елның сентябрендә отставкага китә.
Прокурорның үлеме турында хәбәр бер сәгать чамасы элек килеп иреште. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз!
фото: wikipedia.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз