Яңалык/Эксклюзив
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Тиздән Элвин Грей Казанда һәм Уфада үз рестораннарын ачачак
Популяр җырчы Элвин Грей Казанда һәм Уфада үз исеме белән аталган рестораннар ачарга планлаштыра. Моның турына без аның "Московский комсомолец" гәзитендә чыккан әңгәмәсеннән белдек.
«Көзгә таба Казанда һәм Уфада безнең рерстораннар ачылачак. Параллель рәвештә без үз кием линейкабызны да чыгара башлаячакбыз. Хәзерге вакытта мине тыңлаучы аудиторияне өйрәнәбез. Тыңлаучыларга нәрсә кирәклеген уйлыйыз. Тыңлаучыларым һәр вакытта минем бер кисәкчегемне йөртүләрен теләр идем." - ди җырчы.
Үз ресторанында җырчы европа кухнясы гына түгел, милли ризыклар да пешерергә уйлый. Элвин Грейның бу рестораны фанатлар белән күрешү урыны да булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз