Логотип Идель
Яңалыклар

ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА

Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.

Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.

Май чабу - елда иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул бер атна дәвам итә. Әлеге атна дәвамында күңел ачалар, кунакка йөриләр, коймак белән сыйланалар. Казанлылар өчен Татарстан Республикасы Милли музеенда Май чабу бәйрәмендә салкын кыш белән хушлашу күркәм гадәткә әверелде.

Быел Татарстан Республикасы Милли музеенда «Май чабу» бәйрәм программасы ике атна буе – 1-13 март көннәрендә 10.00, 12.00, 14.00, 16.00 сәгатьләрдә башлана.

Музей кунаклары борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтү, күңелле Май чабуның тарихы белән таныша алачак. Скоморох кунакларга бәйрәм атнасының һәр көне әһәмияте турында сөйләячәк, гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырачак. Күңелле Май чабу балаларны халык уеннарының бай дөньясына алып керә, ә оста белән кунаклар кәгазьдән язгы кошчыклар ясаячак. Бәйрәм кайнар коймак белән сыйлану белән тәмамланачак, ди проект авторлары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев