Логотип Идель
Яңалыклар

ТИЗДӘН ВАКЦИНАЦИЯ БАШЛАНА

Якын айларда Россиядә коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башлаячаклар.

Якын айларда Россиядә коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башлаячаклар. Әмма прививканы ирекле рәвештә генә ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта YouTube-каналда RT хәбәр итә.

«Бар кешене дә вакциналаштыру мөмкин түгел. Ул ирекле булырга тиеш һәм ул бары ирекле булачак», - дип белдерде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Басма мәгълүматлары буенча, прививка ясау кампаниясенең төгәл башлануы әлегә игълан ителмәгән.

Ваклап сатуда «Спутник V» вакцинасын сатып алу мөмкин түгел. Барлык препарат дәүләт тарафыннан сатып алынган. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев