"Үткән юлың данлы, театр" - күргәзмәгә килегез!
Татарстанның халык артисткасы, күпкырлы талант иясе Сания ханымга 4 март көнне 89 яшь тулган булыр иде
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күргәзмәләр белән сөендерүен дәвам итә.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Үткән юлың данлы, театр!" дип аталган проект кысаларында театр музеенда Сания Исмәгыйловага багышланган картиналар күргәзмәсе ачылды.
Татарстанның халык артисткасы, күпкырлы талант иясе Сания ханымга 4 март көнне 89 яшь тулган булыр иде, - дип яза театрның матбугат хезмәте. Шул уңайдан, музей җитәкчесе Розалия Чабатова тамашачыларга Сания Исмәгыйлева белән бәйле матур истәлекләрне яңарткан, артистканың шигырьләр җыентыгыннан шигырьләр дә укыган.
Фотолар: театрның матбугат хезмәте
«Идел» журналы 16+
Теги: Тинчурин театры күргәзмә, Сания Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев