Логотип Идель
Яңалыклар

"ТӘМЛЕ КАЗАН": ТАТАР ӘБИЛӘРЕ ҖИҢӘРМЕ, ШЕФ-ПОВАРЛАРМЫ?

2021 елгы фестивальнең яңалыгы булып әбиләрнең шеф-поваргаларга каршы көрәше торачак.

Якындагы ял көннәрендә Игенчеләр сарае янында «Тәмле Казан» фестивалендә милли ризыклар әзерләү, татар чәй йоласы кагыйдәләре буенча мастер-класслар, Татарстан өчен уникаль фуд-сувенирлар һәм әбиләрнең шеф-поварларга каршы көрәше узачак, ә шәһәр рестораннарында – мастер-класслар.

Фестиваль 18-нче һәм 19-нчы сентябрь көннәрендә сәгать 10-нан 21-гә кадәр Игенчеләр сарае янындагы парк территориясендә узачак, керү ирекле. Якынча 50 ноктада рестораторлар казанлыларны үзләренең иң яхшы ризыклары белән сыйлаячак. Сайлауларда тавыш биреп «Мин тавыш бирдем!» беләзегенә ия булучылар өчен ташламалар каралган.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә быел «Россия тәмнәре» дигән махсус почмак булдырылачак, анда бары тик Татарстанда гына булган тәмле гастрономия сувенирлары җитештерүчеләр тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, каклаган үрдәк, Алабуга конфетлары, бал, сырлар. «Бу зона безнең регионның уникальлеген күрсәтәчәк, Россия гастрономия башкаласы статусын раслап, уникаль җирле продуктлар тәкъдим ителәчәк», – дип сөйләде Дарья Санникова.

Фестивальдә аерым зона татар чәенә багышланачак. Белгечләр чәй әзерләү серләрен һәм аны татар тәм-томнары белән ничек дөрес яраштыру серләрен ачачаклар.

2021 елгы фестивальнең яңалыгы булып әбиләрнең шеф-поваргаларга каршы көрәше торачак. «Без аңлыйбыз, Казанда ресторан бизнесы, аш сәнгате үсеше темасы бик актуаль, ләкин өй шартларында да шулай ук тәмле әзерләнүләренә басым ясыйсы килә», – дип аңлатты туризм үсеше комитеты директоры.

Әбиләргә яраткан ризыкларын әзерләргә, ә профессиональ кулинарларга аларны кабатларга кирәк булачак, әмма үз манерасында. Тамашачылар ике вариантны да сынап караячак һәм иң яхшысын сайлаячак.

Шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар һәм башка күңел ачулар планлаштырылган. Гомумән алганда, фестиваль программасы ризык, музыкага һәм матур панорамага игътибарны юнәлтү өчен эшләнгән. Тулырак җәдвәл социаль челтәрләрдә Казан туризмны үстерү комитеты аккаунтларында бастырылачак.

«Тәмле Казан» Россиядә иң популяр гастрономия чаралары рәтенә керә. Без Татарстанда булган кухня төрлелегенә басым ясыйбыз. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу бик мөһим, – диде Дарья Санникова. – Ул беренче тапкыр 2016 елда узды, ул вакытта якынча 20 мең кунак, 2019 елда 65 мең кеше саналган».

Үз чиратында Казан һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов, Игенчеләр сарае янындагы фестивальгә кушыла алмаган оешмалар моны үз территорияләрендә эшләячәк – милли кухня буенча үз залларында мастер-класслар оештырачак, дип өстәде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев