-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Татарстанлылар автокредитка "бата" Татарстан узган айда рәсмиләштерелгән автокредитлар саны ягыннан иң күп кредит алган 30 төбәк арасында 4 нче урынга чыккан.
-
Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Әтнә театры яхшы яңалыклары белән уртаклашты
Әтнә театры «Татмедиа»да узган матбугат конференциясендә театрның яхшы яңалыклары белән уртаклашты.
Театр тиздән ике яңа премьера тәкъдим итәчәк. Декабрь азагында театр тамашачылары Җан-Батист Мольерның "Көрәктән-сәнәк" ("Мещанин во дворянстве") спектаклен карый алачак. Режиссеры Ринат Эбазерович Бекташев. Әсәрне татар теленә Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин тәрҗемә кылган. Агымдагы елда тагын бер мөһим премьера - Туфан Миңнуллинның легендар "Әниләр һәм бәбиләр" драмасы. Куелыш режиссеры Илсур Юлай улы Казакбаев.
Моннан кала, театр хезмәткәрләре Финляндиягә барып кайтулары, анда Чыңгыз Айматовның "Гүзәлем Әсәл" әсәрен һәм махсус әзерләнгән милли җыр-биюле концерт куюлары турында сөйләде. Әлеге концертны Финляндия татарлары бик җылы кабул иткән, шуңа күрә, концерт программасын тулыландырып, аны Әтнә тамашачысы өчен дә әзерләү теләге туган.
Татлыга, театрның абруйлы "Алтын битлек" театраль премиясе белән бәйле яңалык та бар. «Фронтовичка» спектакле «Алтын битлек» фестиваленең «Маска Плюс» программасына кертелгән. Белгечләр тарафыннан сайлап алынган 12 театр арасында Әтнә театры да билгеләнгән. «Маска Плюс» программасы Мәскәү шәһәрендә 2020 елның 24 февраленнән 6 мартына кадәр барачак. Шулай ук, әлеге спектакль Русиядә бу театраль сезонның ңи яхшы спектакльләрен туплаган лонг исемлегенә дә кергән. Төп роль башкаручысы Рәзинә Мөхлисуллина аерым билгеләп үтелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз