Логотип Идель
Яңалыклар

«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты

Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.

Казанда «Төнге велофест»та катнашу өчен 3356 кеше теркәлде, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитетында. Гомумән алганда, велосипедчылар ТР башкаласы урамнары буйлап 17 километр юл узган.

Велофестта катнашучылар 13 августта 20:00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында җыела башлады. Биредә алар өчен сәламләү программасы оештырылган иде – Just brass төркеме чыгышы, фитнес-клуб инструкторларыннан махсус разминка, бүләкләр белән конкурслар.

Моннан тыш, велосипедчылар өчен старт мәйданында квест һәм 45 минутлык лекция узды, анда спикерлар популяр һәм билгесез булган шәһәр веломаршрутлары, сәламәт яшәү рәвеше һәм велокультура турында сөйләделәр. Сәяхәт турындагы «Другие прогулки» Telegram-каналы авторы Саша Елисеева, ТР Велосипедчылар берлеге президенты Илдус Янышев, Казан шәһәре буенча гид, «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсының «Сити-блогер» номинациясе җиңүчесе Игорь Боталов, видеовелоблогер VeloBoroda, ТР велоберлегенең элеккеге директоры Алексей Оносов лектор буларак чыгыш ясадылар. Шулай ук лекторий кысаларында Илдус Янышевның аның дөнья тирәли сәяхәте турында фильм күрсәтелде.

Маршрут шәһәрнең тарихи өлешендә һәм елга буе районы буенча узды. Велосипедчылар өчен юлда 3 тукталыш оештырылган иде: «Казан» гаилә үзәге янында, «Ак Барс Арена» стадионы янында һәм «Урам» экстрим-паркында. Тукталышларда катнашучылар ял итә һәм капкалап ала алдылар.

Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.

Чара Казан Мэриясе ярдәме белән Туризмны үстерү комитеты тарафыннан оештырылды.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев