Логотип Идель
Яңалыклар

Әтнәләр Казанга "Бәхет кошы" алып килә

Татмедиа агентлыгында Әтнә дәүләт драма театры Казанга  "Бәхет кошы" мюзиклын алып килүе турында сөйләделәр

27 февральдә һәм 26 мартта Әтнә дәүләт драма театры Казанга  Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" ("Синяя птица") мюзиклын алып килеп күрсәтәчәк. Спектакль "Әкият" курчак театры сәхнәсендә уйналачак.

Бүген Татмедиа агентлыгында әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуда спектакль җитәкчеләре булачак тамаша турында сөйләде:

-Әлеге спектакль 5 ел дәвамында әзерләнгән. Ә аны кую идеясы тагын да элегрәк барлыкка килгән.

- Мюзиклның режиссеры - “Мулла” кинофильмында баш рольдә уйнап танылу алган Рамил Фазлыев.

- Спектальдә барлыгы 76 кеше катшаша, шунысың күпчелеге балалар.

- "Бәхет кошы" мюзиклындагы биюләрнен куяр өчен "Дорога из города" бию театры баш балетмейстеры Лилия Баһаветдинованы хореограф итеп чакырганнар.

- Спектакльнең премьерасы 28 декабрьдә булган һәм яңа елга кадәр 3 һәм яңа елдан соң да 3 мәртәбә куелган.

-Әлеге спектакль театрның 100 еллыгына багышлап әзерләнгән.

- Спектакльдә катнашкан балалар сәгать иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр репетицияләргә йөргән. Балалрга хезмәтләре өчен хезмәт хакы да түләгәннәр.

 

Сюжеты:

Тылсымчы бүләк иткән серле бөтерчек ярдәмендә абыйлы-сеңелле Тилтил белән Митил әйберләрнең җаннарын күрә алу сәләтенә ирешәләр һәм зәңгәр бәхет кошын эзләп юлга чыгалар. Әлеге кош күршедәге авыру кызга кирәк. Ике баланы Яктылык рухы һәм алар белән хәтәр сәяхәткә чыккан Эт, Мәче, Икмәк, Сөт, Ут, Су, Шикәр рухлары озата бара. Балалар Караңгылык белән очрашып куркуны җиңәләр, ялган Ләззәт кулыннан котылалар, якты дөньядан киткән әби-бабасы рухы белән очрашалар, киләчәктә туачак балалар арасында булалар. 

Сәяхәт кылып кайтканнан соң бәхет кошының үз өйләрендә булуын аңлыйлар.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев