Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!

    Торак базарында актив динамика: Былтыр Казанда фатир бәяләре 38 процентка арткан

    2021 елда Казанда яңа йортлардагы торакның квадрат метры алдагы елгыдан 38 процентка арткан. Шулай итеп яңа төзелгән йортларда бер квадрат метр торак бәясе 114 мең сумны тәшкил иткән. Бу хакта «Авито Недвижимость» сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Сервис китергән мәгълүматлар буенча, 2020 ел белән чагыштырганда Россиядә узган ел беренчел торакка бәяләр 1,5 тапкыр арткан һәм 120 мең сум булган. Бәяләр артуның иң актив динамикасы бер бүлмәле фатирлар һәм студияләр сегментында күзәтелә.

    «Без бәяләрнең актив динамикасын күзәтәбез, бигрәк дә зур курорт шәһәрләрендә. Шулай да базардагы тәкъдим белән ихтыяҗ әкренләп тигезләшә, шуңа күрә без яңа төзелгән торак өчен бәяләрнең тотрыклануын көтәбез», — дип сөйләде «Авито Недвижимость»ның беренчел һәм шәһәрдән читтәге торак юнәлеше җитәкчесе Дмитрий Алексеев.

    Реклама

    Эксперт Үзәк банкның төп ставкасы даими артып тору аркасында ипотека бәясенең артуын да әйтте. Шушы фонда төзүчеләр бәяләрнең нык артуын булдырмаска тырыша, шулай ук сатып алучыларга ташламалар һәм махсус шартлар тәкъдим ителә.

    2021 елда Россиянең яңа төзелгән торак базарында сатып алучыларның беренчел торак белән кызыксынулары 13 процентка кимегән, яңа төзелгән йортлардагы фатирларны сатуга кую исә 8,5 процентка арткан.

    Илдә уртача алганда ихтыяҗ кимеп, тәкъдимнәр артуга карамастан, Казанда 2020 ел белән чагыштырганда узган ел әлеге күрсәткечләр үзгәрешсез калган.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете