ТОРАК БӘЯСЕ АРТА: КАЗАНДА "КВАДРАТ" БӘЯСЕ 100 МЕҢГӘ ЯКЫНЛАША!
Россия мегаполисларында икенчел торакка бәяләр июльдә уртача 4 процентка үсте.
Россия мегаполисларында икенчел торакка бәяләр июльдә уртача 4 процентка үсте. Казан "квадратның" уртача бәясе арту буенча лидерлар өчлегенә эләкте - үсеш 6 процент тәшкил иткән, дип яза РИА "Новости".
"2021 елның июнендә озак вакыт эчендә беренче тапкыр бәяләр үсешендә тискәре динамика теркәлгән иде, июльдә бәяләр яңадан үсә башлады, арту уртача 4 процент булды", - диелә SRG консалтинг төркеме тикшеренүендә.
Икенчел торакка бәяләр үсеше буенча лидер Түбән Новгород булган, анда бер ай эчендә 1 кв. м уртача бәясе 7,16% ка 86,7 мең сумга кадәр арткан. Икенче урында - 1 кв. метр өчен 6,74% ка үсеш ( 57,6 мең сум) күзәтелгән Омск. Өченче урында "икенчел торак" бәясе 6,14% ка - 99,8 мең сумга кадәр күтәрелгән Казан булды.
Мәскәүдә икенчел базарда торакның уртача бәясе квадрат метрына 264,3 мең сум тәшкил иткән, июнь белән чагыштырганда 2,76% ка арткан.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев