Логотип Идель
Яңалыклар

ТӨРКИЯ ДӘ "ТАТАРЧА ДИКТАНТ" ЯЗГАН

Быел диктантны Әнкара, Истанбул, Искешәһәр, Измир, Конья шәһәрләрендә яшәүчеләр белән бергә зумда җыелып язганнар.

Быел диктантны Әнкара, Истанбул, Искешәһәр, Измир, Конья шәһәрләрендә яшәүчеләр белән бергә зумда җыелып язганнар. Бу хакта Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте:

- Акциядә 16 кеше катнашты. Араларында кырым татары, төрек булганнар да бар иде. Анкара Кырым татарлары гыйлем һәм хәйрия оешмасыннан Исмагыйль Хаккы Темизкөк, татарлар һәм татар мәдәнияте белән бәйле фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче социолог һәм сәясәт белгече Хаҗы Мурат Тәрзи киләсе елда да чакырырсыз яме, диделәр.

Иң яшь катнашучы 19 яшьтә (Измирдән татар егете Тимур Хисәмутдинов) булса, иң өлкәне - 72 яшьтә (Искешәһәр татарларыннан Фәрхат Акташ).

Чара Искешәһәрдә яшәүче татар җыр укытучысы, "Сәйдәш" мәдәният үзәге онлайн уздырган "Казан сөлгесе" V Халыкара халык җыр һәм бию фестиваленең Халык инструменталь музыкасы номинациясендә I урын лауреат исеме белән бүләкләнгән Серай Эрдоган башкаруында чит илләрдә яшәүче татарлар өчен милли гимн хәленә килгән "Туган тел" җыры белән башлана һәм тәмамлана. 

Диктант алдыннан катнашучыларга Афзал Шамовның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, 26 сентябрь көне Төркия татарлары өчен икеләтә бәйрәм: Төрек теле көне һәм "Татарча диктант" акциясе. 

"Татарча диктант" һәм, гомумән, Татарстан тарафыннан оештырыла торган чаралар чит илләрдә яшәүче татарлар өчен бик кирәк. Алар очраштыра һәм берләштерә, әдәбиятыбызга кызыксыну уята. Җирле татарлар арасында, татарча текстларны уку һәм татарча язу өчен, кириллицаны махсус өйрәнүчеләр дә байтак. Шуларның берсе - Бөгрүдәлек себер татарлары авылыннан Рәхмәтуллах Куртаран, үзен сынап карар өчен, быел кириллицаны кулланып язган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев