Логотип Идель
Яңалыклар

ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА

Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.

Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.

Хәзерге татар поэзиясенә нигез салучылардан берсе булып саналган Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасы Спас өязенең Сыркыды авылында дөньяга килгән. Аның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Төрки дөнья тикшеренүләр фонды” тарафыннан 1987 елдан бирле һәр ай  Истанбулда чыгып килгән “Төрки дөнья тарих һәм мәдәният” журналының март санында “Тууының 120нче елында танылган татар шагыйре Һади Такташ (1901-1931)” дигән макәлам басылып чыкты.

Төркиядә Такташны белмиләр дисәк ялгыш булмас. Аның бары тик берничә шигыре генә төрекчәгә тәрҗемә ителгән, ә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат та, аның турында язылган китап та юк.

Һади Такташ “Киләчәккә хатлар” (1931) поэмасында:
“Сез бу хатны минем укыганда,
Мин бик күптән үлгән булырмын,
Еллар бер-бер артлы үткән булыр,
Исемем сезгә җитмәс – онытылыр”, дип язган булса да аның исеме бүген дә шигырьләрендә яши.

Һади Такташ 30 еллык кыска гомерендә мәңге онытылмас әсәрләр язып калдырган. Такташ патша чорында туган булса да ул совет дәверендә иҗат итә. Совет чорында язган шагыйрь һәм язучылырның күбесе совет идеологиясенә хезмәт итә, СССРга дан җырлый. СССР җимерелгәннән соң идеология корбаны булган шагыйрь һәм язучылырның әсәрләре тарих чүплегенә атылса да Һади Такташның лирик шигырьләре бүген дә халык тарафыннан яратып укыла.

Һади Такташ 1918нче елда әдәбият дөньясына тәүге адымнарын атлый. Шагыйрьнең “Төркестан сахраларында” исемле беренче шигыре һәм “Яшь бохарачылар” эшчәнлеге турындагы мәкаләсе “Олуг Төркестан” газетасында басыла. Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе һәм башка шигырьләр” исемле беренче җыентыгы 1923 елда дөнья күрә. “Җир уллары трагедиясе” әдәбиятка яңа аяк басарга җыенган яшь язучы әдипләргә көчле тәэсир ясый. Шагыйрьнең бу әсәре яшьләрнең йокысын качыра, уйландыра, Казанга әйди... Татар поэзиясенең байрак йөртүчесе Хәсән Туфан бу турыда болай дип яза: “Бөек Тукайдан соң поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак Бабич килеп китте, аңардан соң шундый ук вакыйга булып Такташ килеп чыкты. Көмеш кыңгырау дигән төшенчә бар.

Такташның шигъри авазы көмеш кыңгырау гына түгел, алтын кыңгырау булып тоелды. Эшләрне, укытуларны ташлап Такташлы Казанга килдем.” Шагыйрь бары тик татар шагыйрь-әдипләренә генә түгел башкорт, үзбәкләргә дә көчле йогынты ясаган. Танылган үзбәк язучысы Шөһрәт (1918-1993) шулай дип искә алган:

“Аның тәэсирен тоймаган, аның тәэсирендә язмаган шагыйрь булды микән ул чакларда? Мөгаен, юктыр!”

Романтик шигырьләр белән татар поэзиясенә килеп кергән шагыйрьнең иҗатында 1923 елдан соң кискен бер борылыш була. Ул романтизмнан ваз кичеп реализмга таба юл ала.  Һади Такташның танылган һәм бүген дә популяр һәм көнүзәк әсәрләреннән  берсе “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы. Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) бу әсәргә югары бәя биргән: “Бу әсәр үзенең лиризмы белән күңелне дулкынландыра. Ул чын мәхәббәтне, яңа гаиләне, ана булуны мактап җырлый!

Бу – чын мәгънәсендә югары дәрәҗәле әдәби әсәр!” Һади Такташның шагыйрьлек талантын тулысынча ачкан “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы сүз сәнгате җәүһәре дип исәпләнә.

Такташның вакытсыз үлеме татар поэзиясе өчен зур югалту була. Аның үлеме белән бергә татар әдәбияты күгендә балкып янган биш йолдыздан берсе мәңгелеккә сүнә... Такташ үлгәннән соң әнисе Шәмсениса ханым (1873-1936) улы турында бәет яза:

Кай җирләрдә, балам, синең каберең?
Каен бармы каберең янында?
Рәсмең тора менә күз алдымда,
Үзең юк шул, балам, янымда.

Син утырткан ятим каеннарга
Күз яшьләрдән сулар сибәмен,
Таң алдында каен яфракларын
Җылы йөзең итеп үбәмен...

Татар шигъриятенең алтын кыңгыравының чыңы тиз тынса да, татар әдәбияты күгендә балкып янган якты йолдызы иртә сүнсә дә, көчле талант иясе, шигърият чишмәсе Һади Такташ шигырьләре белән йөрәкләрдә сакланып калды. Башкорт совет язучысы Сәгыйть Агиш (1905-1975) Такташка багышланган “Йөрәкләрдә калган йөрәк” дигән язмасында болай дигән:

“Скульторлар хәрби кешеләрнең һәйкәлләрен иҗат иткәндә еш кына атка атландырып гәүдәләндерәләр. Кызганычка каршы, шагыйрьләрне шигырьләренә атландырып һәйкәл ясап булмый. Һәм кирәге дә юк, аларны болай да шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.”  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев