Логотип Идель
Яңалыклар

ТӨРКИЯНЕҢ КӨНБАТЫШЫНДА ҖИР ТЕТРӘДЕ - 51 кеше вафат...

Грециянең Самос утравында да җимереклекләр теркәлгән, анда ике кеше һәлак булган һәм 20се яраланган. 

Җомга көнне Төркиянең көнбатышында җир тетрәде.

Анда һәлак булучылар саны 51гә җиткән.

Төркиянең көнбатышында җомга көнне көндез 6,6 магнитудада җир тетрәде. Аның үзәге Эгей диңгезендә Измир провинциясенең Сеферихисар шәһәре янында булган. Якын-тирә Греция утрауларында да җир тетрәүне сизгәннәр, Греция сейсмологлары аның магнитудасын 6,9 процентка бәяләгән. Ким дигәндә, Измирда 20 бина җимерелү турында хәбәр ителде. Җир тетрәүне зур булмаган цунами китереп чыгарган, Сеферихисарда яр буе урамнарын су баскан.

Бу хакта "Татар-информ" РИА Новостига сылтама белән хәбәр итте.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев