-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
КАЙБЫЧ МУЗЕЕНДА МУСА ҖӘЛИЛ КҮРГӘЗМӘСЕ Бүген «Кайбыч ягы музее»нда «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылачак.
-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
Тормыш - үзе көрәш...

Танылган спорт журналисты, "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, көрәш хөкемдары Атлас Гафиятовның көрәш турында тагын бер китабы дөнья күрде. Чираттагы иҗат җимеше "Тормыш - үзе көрәш" дип атала.
Әлеге китап көрәш дөньясында билгеле шәхес - Россиянең атказанган тренеры, халыкара категорияле хөкемдар, Казан шәһәренең мактаулы гражданины Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган көрәшче егетләр хакында. Китапның беренче өлешендә остаз турында язмалар урын алган. Аннан инде институтта төрле елларда белем алып, көрәш дөньясында танылу алган батырлар хакында сүз бара. Китап Әсгать Шәйхетдиновның иң талантлы шәкертләреннән берсе - СССРның спорт остасы, Татарстанның атказанган спорт остасы Рәшит Сәмигуллинның матди ярдәме белән чыгарылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз