Логотип Идель
Яңалыклар

"ТОТАЛЬ ДИКТАНТ"КА ОНЛАЙН-КУРС АША ӘЗЕРЛӘН!

Рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү өчен, казанлылар 8 октябрьдән теркәлә алачак.

Быел 17 октябрьдә "Тоталь диктант" бөтендөнья грамоталы булу акциясе узачак. Рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү өчен, казанлылар 8 октябрьдән теркәлә алачак. Акциянең рәсми сайтында сынау узачак мәйданчыкларның адреслары барлыкка киләчәк.

Акция коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле көзгә күчерелгән, ул апрель аенда уздырылырга тиеш иде. Диктантны күчерү катнашучыларга аңа ныклап әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар оештыручылар. Махсус моның өчен сентябрь уртасыннан акциягә кадәр «Тоталь диктант» сайтында онлайн-форматта әзерлек курслары узачак.

Текстның авторы билгеле, ул Андрей Геласимов булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев