Логотип Идель
Яңалыклар

ТР Милли музеена - 125 ел! (виртуаль экскурсия)

Туган көне уңаеннан, ТР Милли музее барлык кешеләрне 5 апрельдә сәгать 10.00 да "ТАССРның 100 еллыгына 100 исем" циклыннан виртуаль экскурсиягә чакыра. Аны Facebook Instagram, Вконтакте, Instagram) социаль челтәрләрдә һәм сайтта карарга мөмкин булачак https://tatmuseum.ru/

Бүген, 5 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеена 125 ел тулды! Бу вакыйга Татарстан тарихында һәм мәдәниятендә әһәмиятле дата булып тора.

Национальный музей Республики Татарстан

Күп еллар дәвамында ТР Милли музее республиканың абруйлы фәнни һәм методик үзәге булып тора, халыкара форумнар, тематик конференцияләр һәм гамәли семинарлар оештырып, яңа музейлар булдырып һәм заманча технологияләрне алга сөреп. Музейның күпсанлы белем бирү проектлары һәм программалары арасында - "Татарстан музейлары язы", реконструкция фестивальләре, фольклор бәйрәмнәре һәм конкурслар бар.

Музей хезмәткәрләренең күп буын хезмәте нәтиҗәсендә уникаль коллекцияләр – Татарстан һәм аның башкаласының мәдәни-тарихи һәм табигый мирасы, шулай ук борынгы дөнья цивилизацияләре булган 940 меңнән артык әйбер җыелган. 

Хәзерге вакытта музейда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә яңа экспозиция булдыру буенча эш алып барыла. Планда - музей фонд саклагычын масштаблы реконструкцияләү – «ачык фондлар» булдыру.

Туган көне уңаеннан, ТР Милли музее барлык кешеләрне 5 апрельдә сәгать 10.00 да "ТАССРның 100 еллыгына 100 исем" циклыннан виртуаль экскурсиягә чакыра. Аны Facebook Instagram, Вконтакте, Instagram) социаль челтәрләрдә һәм сайтта карарга мөмкин булачак https://tatmuseum.ru/

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Минниханов, 100 лет ТАССР, Татарстан ТАССР, милли музей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев