-
"Идел" турында 3 факт (бераз гына юмор) Бераз гына шаярып алыйк әле.
-
Пластик калдыклардан арт-объект ясыйлар Казанның Горки-Әмәт урманында шундый арт-объектлар ясамакчы булалар.
-
КҮРГӘЗМӘ: «Мин яңа кояш булам...» Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
Федор Бондарчук Тукай шигырен укый Танылган актер, сценарист Федор Бондарчук Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасыннан өзек укый.
-
Элвин Грей тамашачыга: «Сез нәрсә, кинотеатрга килдегезме әллә?» Яңавыл сәхнәсендә чыгыш ясаган җырчыны исерек дип шикләнәләр.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
Тракторчы-чемпион истәлегенә

Заманында Муса Җәлил исемендәге республика призына үткән ярышларда җиңеп чыккан Талибулла Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган ярышларга Әлки өч районның иң көчле яшь спортчыларын җыйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Батыр Талип” дигән исем йөртте ул. Талибулла ага бүгенге кебек заманча спорт залларында, тәҗрибәле тренерлар кул астында чыныгу алган көрәшче түгел иде. Ул гомер буе тракторчы булып эшләгән. Күп көч сорый торган авыр хезмәттән беркайчан курыкмаган.
Талибулла Яруллин истәлегенә ярышларга быел, район көрәшчеләреннән тыш, Чистай, Нурлат районнарыннан да көчле яшьләр күп килгән иде. Бәйгене тантаналы ачып, аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләде.
Алар арасыннан Фаил Мөхәммәтшин (Яңа Салман), Илзат Әхмәров (Базарлы Матак), Марат Зәкиҗанов (Чуаш Кичүе), Марат Сәгыйров (Түбән Әлки), Фәнзил Хәмидуллин (Түбән Әлки), Константин Рыжков (Иске Тахталы), Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), Никита Хәйруллин (Иске Тахталы), Данил Зәйнуллин (Алпар) беренче урын алдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз