Логотип Идель
Яңалыклар

“Тракторист, таксист, сакчы...” Җырчылар, җырчы булганчы, кем булып эшләгән?

Җырчылар җырчы булу хыялларын, чама белән әйткәндә, егерме яшьләр тирәсендә чынга ашыра. Ворлдскиллс чемпионаты үтү сәбәпле, без аларның "кул белән эшли торган" һөнәрләре белән кызыксындык. “Интертат” кайсы җырчының кем булып эшләгәнен белеште.

Җырчылар җырчы булу хыялларын, чама белән әйткәндә, егерме яшьләр тирәсендә чынга ашыра. Вордскиллс чемпионаты үтү сәбәпле, без аларның "кул белән эшли торган" һөнәрләре белән кызыксындык. “Интертат” кайсы җырчының кем булып эшләгәнен белеште.

Азат Фазлыев: “Сакчы булып та, таксист та, төзүче булып та эшләдем”

“Эшләгән бар, әлбәттә. Өйләнешкәч, сакчы булып эшләдем. Аннан соң таксида. Төзүчелек өлкәсендә дә эшләгәнем булды. Эшсез торган чак булмады. Мәктәптә укыганда, колхозда эшләдем. Әти белән ашлыкны киптерә идек”, - ди Азат.

Айсылу Габдинова: “Эшсез тормадым”

Җырчы Айсылу Габдиновага да шалтыраттык.

“Кайда гына эшләмәдем инде. Унсигез яшемдә эшли башладым. “Макдоналдс”та бер елга якын эшләдем. Каникул вакытларында берничә кибеттә киемнәр саттым. Соңыннан вокал укыттым”, - ди Айсылу.

Булат Нигъматуллин: “Ындыр табагында эшләдем”

Булат Нигъматуллин белеме буенча икътисад белгече икән. “Белемем буенча менеджер булып эшләдем. Төзүчелек өлкәсендә дә эшләгәнем булды. Үскәндә - колхозда. Җиденче классларда укыганда, ындыр табагында эшләдем. Ул вакытны максатым акча эшләп, чаңгы ботинкасы сатып алу иде. Аның бәясе 35 тәңкә иде, ялгышмасам. Ләкин җырчы булу теләгемне беркайчан да ташламадым”, - ди Булат.

Вадим Захаров: “Тракторда төрле эш башкара алам”

“Тракторга тагыла торган тегермән бар безнең өйдә. Шуның белән акча эшләп йөрдем. Бүген дә тракторда бар эшне дә эшли алам. Гомумән, ир заты бөтен эшне дә эшли белергә тиеш. Әле менә бер көнне генә ваннада су тыгылды. Үзем ясап куйдым. Мастерларга да шалтыратып буладыр, ләкин үзем дә эшли алам”, - ди Вадим.

Җәвит Шәкиров: “Өчәр йөз тәңкә ала идем”

Җәвит Шакиров тугызынчы сыйныфта укыганда тракторист ярдәмчесе булып эшли башлый. “Аның өчен бик яхшы хезмәт хакы ала идем. Өчәр йөз тәңкәдип хәтерлим. Велосипедын да ала алдым, киемнәр дә булды. Көтүен дә көттек! Бөтен эшне дә эшли беләм. Берүзем авылдагы өйне тышлап чыктым”, - дип сөйли ул.

Студент вакытта исә вагон бушаткан чаклары булган. “Шикәр комын, он бушата идек. Акча кирәк булгач, эшләрнең күбесен эшләргә туры килде”, - диде Җәвит Шәкиров.

Рөстәм Закиров: "Икенче класста укыганда көтүгә чыга башладым"

"Икенче класста укыганда, көтүгә чыга башладым. Соңыннан бишенче сыйныфларда печән төядек. Тракторда эшләгән чаклар да булды. Армиядән соң авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Соңыннан җырчы булдым", - ди Рөстәм Закиров.

 

 

"Чөгендер басуында да эшлдем"

 

"Колхозда да эшләдем, көтүен дә көттем, чөгендер басуында да эшләдем. Акчалата түләмиләр иде, бодай бирәләр иде. Бер ай эшләсәң, ике капчык болай ала идек. Студент вакытында озак вакыт ди-джей булып эшләдем. Уфага күчкәч, башка эштә эшләүнең кирәге булмады", - ди җырчы.

 

 

Бер шалтыраткач, сорамый калмадым. "Кайчан өйләнәсең, Ришат, сорыйм әле?" - дидем. "Сорамагыз әле", - диде җырчы. 

 

Әбри Хәбриев: "Авылда үскәч, эшнең барысы да эшләнде"

 

"Авыл баласы буларак, эшнең бөтенесен дә эшләгән булды. Кечкенә чакта нәрсә эшләдең дигән сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Ә Арчада укыганда, "жестянка"да - бәрелгән машиналарның кузовларын ремонтлый идек. Казанда исә бары тик сәнгать, иҗат белән генә шөгыльләндем", - ди Әбри.

 

 

Шуны әйтеп китәргә кирәк: Әбри абыйсы ярдәмендә мунча белән гараж салган. Димәк, юмористта төзүче сәләте дә бар.

 

Зинира Рамазанова: "Тырнак ясаучы мастерга укыдым"

Зинира Рамазанова да, Казанга килгәч, эшсез тормаган. "Кәгазь дә тараттым. Әле берсендә хәтерлим: эшләгәндә яңгыр койды гына. Бер атна урын өстендә яттым соңыннан. Кошелеклар да саттым. Аннан соң тырнак ясарга укыдым", - ди җырчы.

 

 

Зинираның тырнак ясаучы дигән дипломы да бар. Үскәндә исә, Зинира күбрәк малайлар эшли торган эшләрне башкарган. Әйтик, мәсәлән, утын ярган. Зинираның авылдашлары: "Әнә, Газим малае утын яра", - дигәннәр.

 

ИлСаф та кечкенә чагында көтү көткән

 

"Кечкенә чакта көтү көттек. Алтынчы, җиденче сыйныфларда, ат җигеп, печән ташый идек. Беренче хезмәт хакымны, печән ташып, алдым. Арыш, бодай, иген белән түлиләр иде. Бераз акчасы да кергәләде. Хәзер төгәл хәтерләмим. Тракторист, комбайнер ярдәмчесе булып эшләдем. Студент чакта концертлардан соң вагон бушата идек. Шикәр комы белән тулган капчыклар килә иде, шул вагоннарны бушату безнең эшебез иде". 

 

 

Җырлый белгәч, җырлап кына йөрергә димәгән бит, шулай бит?! Әле җырчы булып танылып китәр өчен, үзенә күрә акча кирәк. Шулай булгач, башка өлкәдә дә эшләмичә, кая барасың.

Чыганак: intertat.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев