Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ТРАНСПОРТТА БУШЛАЙ: СТУДЕНТЛАР ТРАНСПОРТ ГРАНТЫНА ДӘГЪВА ИТӘ АЛА

    Татарстанда транспорт гранты конкурсына старт бирелде. Республика студентлары финанс ярдәме ала һәм җәмәгать транспортында йөрү бәясен компенсацияли алачак.

    Ярдәмгә һөнәри белем бирү һәм югары звено белем бирү оешмаларының көндезге бүлектә укучы студентлары, шул исәптән чит ил студентлары өмет итә ала. Алар «бик яхшы» билгеләренә укырга, академик бурычлары булмаска, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлегендә актив катнашырга тиеш.

    Реклама

    2021 елда Казанда бер тапкыр бирелә торган түләүләр суммасы 11 мең сум тәшкил итәчәк. Конкурста катнашу өчен студентларга гариза бирергә һәм сайт аша документлар комплектын җибәрергә кирәк.

    Искәртеп узабыз, укучылар арасында конкурс 2011 елдан бирле ел саен уздырыла. 2019 елда ТР Хөкүмәте тарафыннан конкурсны финанслауны ике тапкырга арттыру турында карар кабул ителде: елына 30 млн сумнан 60 млн сумга кадәр, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы