-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
Төрек балалары Сөембикә турында әкият укый алачак
Төркиядә Казан ханбикәсе Сөембикә турында балалар өчен китап нәшер ителде. Авторы – антрополог һәм язучы Суат Тургут.
24 биттән торган “Сөен бикә хан” дип исемләнгән китап “КЕШЕ булган балалар” җыентыгының бер өлеше булып тора. Җыентык үзе исә “Каһарманнар” сериясе эчендә урын алган. Бу серия 15 җыентыктан, 150 китаптан гыйбарәт. Әлеге җыентыклар сериясе гомумкешелеккә хезмәт иткән һәм төрки дөньяда тирән эз калдырган шәхесләр турындагы әсәрләрне үз эченә ала.
“КЕШЕ булган балалар” җыентыгында, Сөембикәдән кала, Һун императоры Атилла, Урта Азиянең данлыклы әмире Аксак Тимер, мәшһүр табиб Әбугалисина, күренекле галим Фараби, хәтта космонавт Юрий Гагарин хакында да әсәрләр бар. Алар барысы да балаларга аңлаешлы тел белән, әкияткә охшаш итеп, рәсемнәр ярдәмендә аңлатылган. Рәсемнәрне Суат Тургут үзе ясаган.
Автор җыентыклары турында болай ди: “Балаларда әлеге кыйммәтләрнең тәрбияләнүендә тарихи шәхесләр мөһим роль уйный. Ә алар әллә кайларда түгел, үз тарихыбызда. Дөньяда мөмкин булмаган әйбер юк! Бөек максатлар куелганда, бөек эшләр башкарып була. Бу җыентыклар аркылы балаларыбыз шушы фикерне үзләштерерләр, дип ышанам”.
Һәр китапның тышлыгында, алгы планда тотылган кыйммәтләр диеп, үз-үзеңә ышаныч, хөрлеккә омтылыш, ватанпәрвәрлек, тырышлык, җаваплылык, кыюлык кебек сыйфатлар язылган.
Рушания Алтай, tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз