-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Төрек журналында Фәнис Яруллин турында мәкалә басылган
Төркиядә нәшер ителә торган “Төрки дөнья тарих мәдәният журналы”нда (2023 елның февраль саны) татар халкының горурлыгы булган каһарман язучы Фәнис Яруллин турында күләмле язма чыкты. Күренекле әдипнең 85 еллыгы уңаеннан "Идел-Урал зыялылары" рубрикасында бастырылган мәкаләне филолог, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләгән.
Роза Корбан мәкаләсен “Җилкәннәр җилдә сынала” повестенең төп герое Фәниярның шына түгел, ә әсәр белән таныш булган һәр кешенең тормыш девизына әйләнгән сүзләре белән ачып җибәрә. Автор мәкаләнең буеннан буена әдипнең шушы сүзләргә тугры калуын, үз халкына намус белән хезмәт итүен ассызыклый. “Аның тормышын мин “түземлек триумфы” дип атар идем”, - дип язучының шәхесе белән соклануын белдерә һәм иҗатына югары бәя бирә.
Мәкаләдә шулай ук, Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымның да танышу тарихлары турында фикерләре урнаштырылган.
"18 нче кичке яшьләр мәктәбендә укыганда рус теле укытучысы армиядә умыртка баганасын имгәткән бер егет турында сөйләде. Хастаханәдә дәресләрен тырышып үзләштерә дип безгә үрнәк итеп куйды. Укудан соң иптәш кызым белән шул егетнең хәлен белергә барырга дип сүз куештык. Фәнис белән без шулай итеп 1962 елда беренче тапкыр күрештек. Мин аның үҗәтлегенә, тырышлыгына, тормышның якасына ябышып ятуына сокландым. Янына килеп йөри башладым. Озаграк килми торсам, Фәнис боега иде”.
Мәкаләдә Фәнис Яруллинның прозасын иҗат эволюциясе аша анализлаган филология фәннәре кандидаты Сәүия Хәкимованың да фикерләренә урын бирелгән. “Фәнис абый белән Нурсөя апа - минем өчен әти белән әнием урынына калган кешеләр. Бүгенге тормышта үз юлымны табуда һәм ирешкән дәрәҗәләремдә аларның ярдәме бәяләп бетергесез. Мине олы тормышка әзерләп чыгарулары өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен.
Фәнис абыйларга килеп яши башлагач мин татар әдәбияты белән кызыксынып киттем. Хәле нинди авыр булуга карамастан, газиз халкы өчен матур, тәрбияви әсәрләр иҗат итүче Фәнис абыйны күрү миндә соклану хисләре уятты һәм аның әсәрләренең эчке структурасына төшенү теләге туды”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз