-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Төрекчә ясмык ашы
Чечевицаның татрачасы ясмык булганын белә идегезме? Төрекләрдә бик популяр ул ясмыктан пешерелгән аш. Mercemek çorbası (мерҗемәк чорбасы), төрек халкында иң танылган ашлардан. Җиңел, файдалы, туклыклы аксымнарга бай ризык ул. Пешерүе чагыштырмача ансат һәм тиз.
Кирәк була: сары ясмык ярмасы, су (яки шулпа), суган, кишер (кабак белән алыштырырга була), томат пастасы, бераз он, куркума, май, тоз, борыч, кипкән бөтнек.
Ничек пешерергә:
Суганны әрчибез, турап кыздырырга куябыз. Алтынсу төскә керә башлагач, куркума белән он салып болгатабыз һәм кишер яки кабакны яки кыргычтан кырып, яки вак шакмакларга турап, суган янына салып томалап пешерәбез, борыч, тоз һәм томат пастасы салабыз. Көймәсен өчен бераз су яки шулпа өстәргә була.
Ясмыкны яхшылап юабыз һәм табага салып бераз кыздырып алабыз. Су салып утны киметәбез, тоз салып болгатабыз. Ясмык озак пешми, 10-15 минут кайнатканнан соң кабып карыйбыз. Ясмык пешкән булса, ашны блендр белән туглыйбыз. Кипкән бөтнек салып тагын бераз болгата-болгата кайнатабыз. Аш әзер. Ярты бал кашыгы лимон суы сыгып ашасагыз, тәмлерәк була!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз