Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә милли бәйрәмнәр

Бүгенге көндә Татар дөньясы челтәр төзелешендәге глобаль мәдәни күренеш булып тора. Татар диаспоралары үзләренә хас мәдәният (культура), туган тел, гореф-гадәтләр һәм йолалар киңлеген булдыра. Алар арасында Сабан туе кебек милли бәйрәмнәр дә бар.

23 июнь көнне дөнья татарларының тарихи бишеге булган Казанда Сабан туе бәйрәм ителде. Анталиядә яшәүче татарлар да Татарстанда яшәүче милләттәшләре белән беррәттән Сабан туен бик күңелле һәм җылы итеп уздырды.

Бүгенге көндә Татар дөньясы челтәр төзелешендәге глобаль мәдәни күренеш булып тора. Татар диаспоралары үзләренә хас мәдәният (культура), туган тел, гореф-гадәтләр һәм йолалар киңлеген булдыра. Алар арасында Сабан туе кебек милли бәйрәмнәр дә бар.

Сабан туеның 2003нче елда ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертелүe бу бәйрәмнең Татарстан тышына чыгуын күрсәтә. Быел Анталиядә хосусый Мәскәү халыкара рус мәктәбе стадионында “Пальмалар астында Сабан туе”ның үткәрелүе бәйрәмнең географиясе киңәювен – Россия Федерациясе регоннарындан башлап Төркия кебек Татар дөньясына якын булган дәүләтләргә кадәр җәелүен күрсәтә.

Халыкларның интеграциясе – урыны белән тиз, урыны белән әкрен генә ага торган, әмма үзе белән һәрвакыт белем һәм тәҗрибә алмашын алып килә торган елга ул. Елдан елга Сабан туе татар мәдәнияте чикләрен киңәйтә. Башка халыкларны татарлык рухы – татарларга хас күңел киңлеге белән таныштыра. Сабан туе, чынлап та, дөньякүләм бер бәйрәмгә әверелеп бара.

Төркиянең танылган хәбәр каналларыннан саналган Улусал канал (Ulusal kanal) хәбәрләрендә Анталиядә уздырылган Сабан туе дәүләтләрне берләштергән бәйрәм (“devletleri birleştiren bayram”) буларак танытылды. Минемчә, бу – Сабан туеның социаль-мәдәни билгеләнешен бик төгәл күрсәтә. Чөнки бүгенге көндә дөньяда мәдәният интеграциясенең мәгънәсе арта бара. Улусал канал хәбәрчесенең аеруча билгеләп үтүенчә, Төркиядә Анталия, татарларның борынгы милли бәйрәме булган Сабан туе өчен, йорт булып тора.

Шуны да әйтергә кирәк, татарларның бер тармагы булган мишәрләр, Константинопольның әйләнә-тирәсендә күптәннән яшәгәнгә күрә, көнчыгыш Византияне оештыруда катнашкан дигән фараз бар (бу фараз өстәмә тикшеренүләр таләп итә). Мин Сабан туе өчен Анталиягә кечкенә чемоданым белән килеп төшкәч, гасырлар аша бүгенге Анталиягә кадәр сүтелә-сүтелә килеп җиткән гомер йомгагымны күз алдына китердем.

Төрекләрнең Сабан туеның асылын аңлаулары аеруча әһәмияткә ия. Улусал канал хәбәрендә Сабан туеның, туфракның яшәреп табигатьнең җанланган һәм игеннәрнең үсә башлаган чорны чагылдыруы, муллык һәм хезмәткә баш ию бәйрәме булуы – “Җәйнең бер көне ел туйдырыр” (“Yazın bir günü, bir yılı doyurur”), - дип әйтелә.

Сабан туенда мин Гөлсем исемле төрек ханымын очраттым. Хәтта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бу ханымның күңел киңлеге белән сокланган иде. Әмма аның хикәясе аеруча Россия халкын дулкынландырган иде. Ул 10 елга якын Анталиядә булган бер һәлакәт нәтиҗәсендә сөйләмен һәм хәтерен югалткан бер егетне карый. Егеткә Өмет исемен куша (соңырак егетнең чын исеме Игорь булуы ачыклана). Әмма, кызганычка каршы, Игорь үлә (язмабыз аның рухына хәер-фатиха булып барып ирешсен). Андрей Малаховның “Прямой эфир” программасы журналистлары аны исән килеш күргән соңгы журналистлар була.

Андрей Малахов Гөлсем ханымны Мәскәүгә программасына чакырды. Программага Гөлсем ханымның батырлыгына сокланучылар да килгән инде. Менә шундый очрашу көткән мине Анталия Сабан туенда. Чынлап та, Сабан туе – халыкларны рухи яктан берләштерүче бәйрәм.

Сабан туенда яңгыраган җырлар, татар-халык биюләре, традицион дуслык бәйгеләре һәм Евразиянең төрле илләрендән килгән бәхетле кунаклар – болар барысы киләчәктә тагын да ныгыячак халыклар дуслыгының дәлиле дип әйтелә төрек массакүләм мәгълүмат чараларында. Шуны да әйтергә кирәк, Төркиядә Евразия илләрен (элеккеге Бөек Тартария) тарихи барлык итеп кабул итәләр. Мин, Евразия халыклары Ассамблеясенең ассоциацияләнгән әгъзасы буларак, мәдәниятләр арасындагы диалогның нәтиҗәле булуын, халык җыры телендә сөйләшүнең әһәмиятле икәнлеген, Сабан туеның, мәдәни процессларның катализаторы ролен уйнап, халыклар интеграциясенең иҗади мәйданчыгына әверелүен канәгатьлек хисе белән күзәттем.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшчәнлегенең бу системаны төзүдәге ролен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Чит илләрдә үткәрелгән һәр Сабан туе аның игътибар үзәгендә. Үзе катнаша алмаса да, бәйрәмнең оештыручыларын һәм кунакларын сәламләп хат җибәрә. “Пальмалар астында Сабан туе”нда Рөстәм Миңнехановның бәйрәм сәламен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова тапшырды. Хатта: “Сабан туе – борынгы татар мәдәниятенең чишмә башы ул, анда халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланган иң күркәм сыйфатлары – зирәклеге һәм гаярьлеге, уңганлыгы, юмартлыгы һәм кунакчыллыгы чагылыш таба”, - дип бәйрәмнең татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауда тоткан мөһим роле ассызыклана.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татар һәм башкорт диаспораларының ассоциациясен оештыруда тәҗрибәле кеше буларак, шуны әйтәсем киләм: Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме белән бөтен дөнья буенча татар мәдәниятенең маяклары булып торган диаспоралар корыла. Бу диаспораларга Татарстан ярдәм итеп тора. Казан, Татар дөньясының иҗтиманый-сәяси һәм мәдәни үзәге буларак, Анталиядәге “Пальмалар астында Сабан туе”н оештуруда актив катнашты. Бәйрәмгә шулай ук Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы доцент Эльмира Хәбибуллина килде. Марат Фаттиев ике телдә (русча һәм татарча) ясаган чыгышында Сабан туеның тарихына кагылды, аның хезмәт бәйрәме булуына басым ясады. Улусал канал хәбәрчесенә биргән интервьюда Сабантуй бәйрәмен бүгенге көндә милләтләрне генә түгел, ә дәүләтләрне дә берләштергән, ярату һәм дуслык орлыкларын чәчкән бер бәйрәм буларак танытты.

Мәктәп стадионында оештырылган сәхнәдә Казаннан һәм Мәскәүдән килгән, Анталиядә яшәүче татарлар арасындан җырчылар, балалар бию төркемнәре чыгыш ясады. Эльвира Розали, Наиля Дусметова, Марсель Вагизов, Гульназ Султанова, Миләүшә Сафина һәм Анталиядә танылган җырчылар татар җырларына булган сусауны басты. Бәйрәмгә шулай ук Казаннан 165нче мәктәп укучылары да килгән иде. Бәйрәм мәйданында Анталиядәге Социалистик көнкүреш музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырды. Шул рәвешле, кунакларга дөньякүләм мәшһүр татар шәһесләре фоторәсемнәре аша танытылды. Бәйрәм белән беррәттән мәктәп бинасында Халыкара мәдәни-икътисадый интеграция форумы барды. Дуслык бәйгеләрендә катнашып җиңүчеләргә һәм “Анталийские татары” берләшмәсе әгъзаларына Татарстан башкаласыннан килгән рәсми кунаклар тарафыннан Казан символикасы төшерелгән бүләкләр бирелде.

Шулай Төркия җирендә Сабан туеның татарлык рухына чумып китеп, бик күп дуслар табуым минем өчен бу бәйрәмне тагын да онытылмас итте. Чөнки бәйләнешләр бүген башка бер мәгънәгә ия: уртак иҗади проектлар, яңа фикерләр һәм иң мөһиме рухи яктан якын булган кешеләрнең нурлы энергияләре.

Монда кешеләр бер-берсен елмаю, дусларча кул кысышу, барыбыз өчен дә бер булган тарихи хәтирәләр аша таба. Шуңа күрә, Сабан туеның коммуникацион өлеше – этнографик мохитнең һәм бәйрәмнәрнең атмосферасын өйрәнергә ярдәм итә ала.

Шуны да әйтмичә кала алмыйм: “Пальмалар астында Сабан туе”нда Казаннан килгән профессиональ ашчылар белән мәктәп әгъзалары әзерләгән өчпочмак, гөбәдия, кош теле, чәк-чәк кебек милли ризыклар тәкъдим ителде. Чөнки милли рух – туклану культурасында, ризыкның әзерләнү технологиясендә, азык-төлекнең күптөрлелегенә өстенлек бирүдә дә чагылыш таба.

Шулай итеп, “Пальмалар астында Сабан туе” татар милли ризыклары тәмен татып, чит илдә яшәүче татарлар өчен милли гимн буларак кабул ителгән Туган тел җыры һәм Ак диңгезнең җиләс җиле белән бәхет һәм бердәмлек хисен тудырып тәмамланды.

Исмагыйл Шәнгәрәев: язучы, публицист, Евразия Халыклары Ассамблеясенең (АНЕ) ассоциацияләнгән әгъзасы, АНЕ мәдәни һәм тарихи киңлеген кино- видеовизуальләштерү советы сопредседателе, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) академигы, ЕАТР Президиумы әгъзасы

Зара (Айгөл) Кәбирова: инженер-төзүче, Кара диңгез техник университеты һәм Стамбул университеты докторанты, Йылдыз техник университетында (Стамбул) фәнни тикшеренүче, “Сөйләш” проектының җитәкчесе – онлайн татар теле курсының алып баручысы.

 

Исмагыйл Шәнгәрәев, Зара (Айгөл) Кәбирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: төрки дөнья төрки

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев