Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә Чувашстан егетләре ничек көрәшкән?

Оештыру эшләре дә безнең өчен файдалы булды, без әлеге көннәрдә анда зур оешканлык күрдек, гомумән чемпионатның зур дәрәҗәдә үткәрелүе безгә бик ошады.

Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Шыгырдан авылының татар көрәшчеләре белән быел беренче тапкыр Төркиянең Хатай шәһәрендә үтүче "Әба Көрәше" төре буенча Х Дөнья Кубогы Чемпионатында катнашты.

Гәрчә, әлеге спорт төре – төрекләрнең милли көрәше булып санала һәм ул борынгы гасырлардан килә. Бәйгедә 50-гә якын илдән батырлар көч сынашкан. Россиянең төрле почмакларында яшәүче халыклар да, Европа һәм Азия илләреннән дә килгәннәр бирегә. Шулар арасыннан Чувашия командасы дүрт татар көрәшчесеннән торды. Гомумән, татар көрәшчеләре төбәкләрдән бик күп иде. Әйтергә кирәк »Әба Көрәше» төрки халыкларының көрәше татар халкының милли көрәшенә охшамаган, монда күбрәк ирекле, дзю-до көрәш алымнары кергән.

»Әба Көрәше» төре буенча Х Дөнья Кубогы Чемпионаты дәүләт күләмендә , Хатай мэриясе оештыруында үтә, безнең команданы да алар чакырды. Оештыру эшләре дә безнең өчен файдалы булды, без әлеге көннәрдә анда зур оешканлык күрдек, гомумән чемпионатның зур дәрәҗәдә үткәрелүе безгә бик ошады. Юл, тору, ашау-эчү чыгымнарын Төркия ягы тулысынча үз өстенә алды. Казан-Мәскәү, Мәскәү — Стамбул, Стамбул-Хатай маршруты белән өч тапкыр очкычка очып, бик җиңел генә барып җиттек.

Уңайлы кунакханәләргә урнаштырдылар, ашау-эчүне кайгыртып тордылар, тарихи урыннарга экскурсияләр оештырдылар. Чемпионат ярышларында, егетләр ун минут көрәшә, бишәр минут, бер минут тәнәфескә бирелә. Тантаналы өлеше дәүләт җитәкчеләре, килгән спортсменнар катнашында, җирле байракларны җилфердәтеп парад белән башланды. Хатайның Актанья көрәш комплексының Амфитеатр стилендә эшләнгән түгәрәк мәйданга беренчеләрдән булып, төрек халкының барабаннар оркестры, төрек биючеләре чыкты. Хәер, ярышлар да шул төрек халкының милли көйләре астында барды, дөрес, мәйданга җыелган халык бик актив, кул чаба, сызгыра, эмоциясен яшереп тормый – төрекләр темпераментлы халык бит. Тамашачы буларак арбитр- судьялардан дөреслек, гаделлекне таләп итә. Дөреслек булмаса бөтен зал каршы күтәрелә, кулларында ни бар шуны мәйданга бәрергә әзер торалар.

Яланаяк үлән өстендә көрәшләр. Кичке дүртләрдә башланган ярыш, төнге икедә тәмамланды.  Иң җиңел үлчәүдә бил алышкан Алмаз Ишмуратовка авырга туры килгән, чөнки ул җиде килограмм авырлыгыннан “котылган”. Беренче әйләнештә үзбәк егетен җиңде, икенче әйләнештә үзеннән олы-тәҗрибәле төреккә оттырырга мәҗбүр булды.

Әлфис Мтиев һәм Ринас Садаров өчен бу яңа төрдә көрәшү тәҗрибәсенә күчү җиңел булмады, татар көрәше буенча чын батыр булган егетләр, әлеге » Әба Көрәше» төрендә беренче әйләнештә төшеп калырга мәҗбүр булдылар, алар белән бик тәҗрибәле төрек пәһлеваннары көрәште. Төрек командасында көрәшүчеләр ил ярышында җиңеп килгән тәҗрибәле ярышчылар.

Ранис Кардонов үзен бик оста итеп күрсәтте, ул матур гына көрәшә-көрәшә, өченче әйләнешкә узды. Менә өченче әйләнештә чирекфиналга чыгам дигәндә генә, Иран көрәшчесенә бирелергә дучар булды.

Билгеле, әлеге «Әба Көрәше» ярышы безнең көрәшчеләр өчен яңалык, яңа ачыш. Икенче елга, елы буе әзерләнеп, тагын киләсе иде дип кайтты безнең көрәшчеләребез. Кайту юлында Стамбулның Солтан Әхмәт җирлегенә сәяхәт кылып, аны күреп, сокланып, гаҗәпләнеп, ләззәтләнеп, гозурланып кайттылар.

Фәрид Гыйбатдинов, tatar-congress.org

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев