-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Төркиядә милләттәшебез татар шәхесләрен таныта
Төркиянең Анкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбанның “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналында якташы, мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган мәкаләсе дөнья күрде.
Бу хакта “Идел” журналына галимә Роза Корбан шәхсән үзе хәбәр итте. Роза Корбан Татарстан кызы, ул Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан. Танылган татар галиме Гомәр ага Саттаровның туганы. 1995 елдан бирле Төркиядә гомер итә. Анда төрек басмаларында татарның данлыклы шәхесләрен пропагандалау эшен дә алып бара.
“2020 елның башыннан “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының “Идел-Урал зыялылары” исемле сәхифәсендә танылган татар зыялылары турында яза башладым, - ди Роза ханым. – Язмам геройларын шәхсән үзем билгелим. Каюм Насыйрига тукталуымның сәбәбе бөек мәгърифәтчене төрки дөньяда яхшы беләләр. Әле үзе исән чагында да аның өендә чит ил галимнәре кунак булганы мәгълүм. Төрек телендәге хезмәтемне “Ике гасырга сыймаган зыялы Каюм Насыйри”, дип атадым. Биредә киң кырлы татар галименең тормышы һәм иҗаты тәкъдим ителә. Заманында Казанда Төркиянең “Икъдам” газетасы хуҗасы Әхмәт Җәүдәт Насыйри белән очрашкан... Төрекләр К. Насыйрины үзләренең танылган язучылары Әхмәд Мидхәткә дә охшата. Әхмәд Мидхәттә саф төрек теле өчен җан аткан, Насыйри да татар әдәби телен үстерү, әдәбиятны халыкка якынайту өлкәсендәзур гамәлләр башкарган шәхес бит”.
Язмада Насыйри әсәрләре, иҗаты һәм эшчәнлегенең бүгенге көндәге әһәмияте бирелә. Туган ягы Ачасыр, Казандагы музейлары, К.Насыйри премиясенең асылы турында да язылган.
“Төрек теле” журналының апрель санында исә, Роза Корбанның тагын бер күренекле галимебез Гомәр Саттар турында да мәкаләсе дөнья күрәчәк. Әлеге язмасында “Татар исемнәре” китабы турында әтрафлы мәгълүмат биреләчәк.
Милләтебез улларын дөнья аренасына чыгаруда тырышлык күрсәткән Роза Корбанга киләчәктә дә уңышлар гына телисе килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз