-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Төркиядә Тукайны зурлап искә алачаклар

Төркиянең Измир шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алачаклар.
Чара 28 апрель көнне, 13.00дә Измир яшьләр театрында булачак.
Чарада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре укылачак. Язучы шигырьләренә язылган җырларны Төркиядә белем алучы студентлар башкарачак. Чарага килгән кунаклар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белә алачак.
Искә алу кичәсен Измир татарлары берләшмәсе үткәрә. Әлеге берләшмә рәисе Бехзат Акташ әдәби кичә турында болай ди: "Тукай татар мәдәнияты өчен бик зур әһәмияткә ия шәхес. Кыска гына гомерен ул халыкка хезмәт итүгә багышлый. Чарабыз да шуның турында булачак."
Программада Мәрмәр диңгезе универститетының, Төркиләрне өйрәнү институры укытучысы Ләйсан Сахин, Тукай тормышы һәм иҗаты турында, М.Горийкий исемендәне дөнья әдәбияты институты профессоры Альфинә Сибгатуллина Тукайның татар мәдәниятындагы урыны турында сөйлиячәк. Казан университетында магистратура дәрәҗәсе алган һәм татар телен өйрәнеп камил беләгән яшь язучы Әхмәт Балҗы Тукай турындагы презентация белән чыгыш ясаячак.
Төркиядәге Маниса Гурсу өлкәсендә яшәүче татарлар, килгән тамашачыларны борынгыдан сакланып килгән татар музыкаль ядкәрләре белән таныштырачак
Шулай ук килгән кунаклар милли татар ашларын да авыз итә алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз