-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
15 яшьлек укучы физкультура дәресеннән соң үлгән. Сәбәбе нидә? Бала сырхауханәдә күзәтүдә торган, тикшерүчеләр табибларның да эшчәнлегенә бәя бирәчәк.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
Төркиядә Тукайның альтернатив тормышы турында китап басылып чыккан
Яшь төрек язучысы Әхмәт Балҗының сентябрь аенда тәүге хикәяләр китабы дөнья күрде. Әхмәт 2014 елда Төркиянең Измир шәһәреннән Казанга КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә магистратурада укырга килә. Татар телен, мәдәниятын өйрәнә. Казан турында шигырьләр һәм хикәяләр яза. Казанда яза башлаган хикәяләрнең берсе - "Тукай 27" була.
Сентябрь башында әлеге китап дөнья күрде. Ул "Parmak Hesabiyla İki Kişi" (Бармак белән санаганда ике кеше) дип атала. Хикәяләр җыентыгында авторның тугыз әсәре басылган. "Тукай 27" дән башка китапка тагын берничә Казанда язылган хикәя кергән. Әхмәттән әлеге китап турында, бигрәк тә "Тукай 27" әсәре турында сораштык.
"Тукай 27 әсәрен Казанда яза башладым. Ул Тукай заманы турында түгел, хәзерге заманга якынрак. Тукайның биографиясендәге моментлар бүгенге көндә яшәгән ике музыкант тормышы белән кисешә. Тукай белән рок музыкантларның хикәясе бергә бәян ителә. Идел елгасы йөз ел ничек акса, хәзер дә шулай аккан кебек, үз заманында Тукай яшәгәннәрне күпмедер дәрәҗәдә хәзерге кешеләр дә кичерә. Әгәр ишеткән булсагыз, "27 клубы" дигән төшенчә бар. Бик күп танылган, тарихта мәдәнияттә эз калдырган шәхесләр 27 яшендә бу дөньядан китеп барган. Шундыйлар арасныда Курт Кобейн һәм Эми Уайнхаус (танылган җырчылар) һ.б. бар. Мин Тукайны күпмедер дәрәҗәдә алар белән чагыштырыдым. Әсәрлә Казан күренешләре, Татарстанның башка шәһәрләре дә бар. Әсәрләр бик төрле. Кайберләре мин Казанда укыганда язылды."
"Тукай 27" әсәре тиздән татар теленә тәрҗемә ителә башлаячак. Әсәрне төрекчә укырга һәм китпа турында күбрәк белергә теләүчеләр Әхмәт Балҗының үзенә яза ала. Автор татарча да камил сөйләшә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз